Жирәбәдән соң барлык командалар ике төркемгә бүленде, һәр төркемнән 2шәр команда көч сынашты
30 март көнне Малмыж шәһәрендә 3×3 стритбол буенча ачык турнир үтте. Турнирда 8 команда катнашты.
Жирәбәдән соң барлык командалар ике төркемгә бүленде. Һәр төркемнән 2шәр команда көч сынашты.
Ярыш йомгаклары буенча 3нче урынны «Дальнобойщики» командасы яулады, 2 нче урында – Балтач командасы, 1 нче урынга Нократ Аланы командасы лаек булды.
Иң яхшы уенчылар булып Нурмөхәммәтов Булат (Балтач) һәм Низаметдинов Тимур (Нократ Аланы) танылды. Ерактан ыргыту буенча
Хәлимов Динар (Балтач) җиңүче булды.
Нет комментариев