Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач егетләре Теләчедә бил алышты (фото)

Көрәшчеләрне һәм аларны ярышларга әзерләгән тренерларны ихластан котлыйбыз!

Заманында,  районыбызда “Урожай” ирекле спорт җәмгытен җитәкләгән вакытта миңа республикабызның бик күп  районнарында булырга туры килде. Ә менә, терәлеп кенә торган Теләчедә булган юк иде. Шушы көннәрдә миңа, ниһаять ,бу төбәктә дә булырга Ходай насыйп итте. Районыбызның көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов  белән Теләчегә юл алдык. Сәбәбе-биредә 6 нчы мәртәбә Татарстанның һәм Башкортстанның халык , Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призларына узучы ярышларны карап кайту иде.

Бик кирәкле бару булды ул. Иң шаккатырганы-бу төбәкнең кунакчыллыгы булды. Кунакларны матур итеп каршы ала беләләр икән, биредә.Кайлардан гына җыйналмаган иде ярышларга-Киров өлкәсе, Чуваш һәм Мари-Иле республикаларыннан , республикабызның 13 районыннан 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган  201 яшь көрәшче.

Иң беренчесе, бу ярышларның иң зур әһәмияте-бәйгедә 9 сыйныфларга кадәр укучы балаларның  бил алышуы булса/мәктәпләрдә имтиһаннар башланган вакытлар бит.Н.С./, икенчесе –алда торган Сабантуйларга менә дигән сынау булып тора. Аннан, мондагы тәртипкә сокланмый момкин булмады. Шулхәтле  шук малайлар җыйналуга карамастан, биредә бернинди ыгы-зыгы булмады.

Ачылу тантанасында район көрәшчеләреннән генә торган ир-егетләр ансамбльләренең җырлавына аерым игьтибар бирми калу момкин түгел иде. Араларында шушында яшәп ятучы  якташыбыз Бөрбаш егете Газинур Закировны күрү –безнең өчен үзе бер шатлык булды.  Аннан, элекке дуслар белән очрашып, үткән вакытларны искә төшереп утыру да,  үзе бер гомер икән. Танылган артистыбыз , Теләченең район башлыгы, спорт  җитәкчеләре, кунакка килгән республика көрәш федерациясе рәисе  Марсель Таһиров белән якыннан аралашып, үзебезгә дә байтак кына тәҗрибә туплап кайтырга туры килде. Рәхмәт , аларга!

Инде, ярышларыбызга килсәк, анысы да безнең өчен куанычлы булды диясем  килә. Пьедесталның иң  югары баскычына Балтачтан 70 килограмм үлчәу авырлыгында Кәрим Хадиев күтәрелде. Шушы дәрәҗәле ярышларның чемпионы булды. Шулай ук  Балтачтан Аяз Хәйретдинов/70 кг./ икенче, Салавычтан Айзат Апанов/65 кг/ һәм Чепьядан Ислам Йосыпов/55 кг/, Смәелдән Данил Емелин/70 кг./ өченче булдылар.Хәер , аларга бүләкләрне тапшырганда  үзебезнең район башкарма комитети җитәкчесе , Татарстанның иң дәрәҗәле көрәшчеләренең берсе Айдар Хәйретдиновның да булуы, малайларыбызда аерым бер горурлык хисе тудыргандыр ,могаен. Шулай итеп ,  Салават Зәкивичның Димитровград шәһәрендә эшләткән, моңарчы күрелмәгән  Кубоклары һәм медальләре  Балтачыбызга да кайтты. 

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш