Ярышлар 2004 елдан бирле уздырыла.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Балтач гимназиясендә укучылар, укытучылар, әти-әниләр арасында ел саен традиция буенча хоккей ярышлары үтә.
Әлеге ярышлар 2004 елдан бирле уза. Соңгы ике елда хоккей ярышы мәрхүм капкачы, информатика укытучысы Марат Мөкминов истәлегенә уздырганнар.
Ярышларда беренче урынны гимназия командасы, икенче урынны әтиләр, өченче урынны гимназияне тәмамлап чыккан чыгарылыш укучылары яулаган.
Фотолар гимназия архивыннан
Нет комментариев