Кичә Балтач бистәсендәге "Сабантуй" ял һәм спорт паркында Бөтенрәсәй йөгереш көне үтте.
"Милләтләр кроссы - 2016" шимбә көнне барлык авыл җирлекләрендәге мәгариф учреждениеләрендә, ә якшәмбе көнне Балтач бистәсендә узды. Чарада барлыгы 5112 райондашыбыз катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, Балтачта "Милләтләр кроссы" - 2016да җиңүчеләр билгеләнелмәде. Аның каравы катнашкан һәркем истәлек медаленә лаек булды.
Нет комментариев