Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта бертуган Таҗетдиновлар бадминтон ярышлары үткәрде (фото)

Бертуган Равил һәм Камил Таҗетдиновлар призларына бадминтон ярышлары быел да матур гына узып китте.

"Хыял" яшьләр үзәге үзенә 50 дән артык 2002-2004 елларда, 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар һәм зурларны җыйды. Шушы игелекле кешеләр ярдәмендә бадминтоныбыз да районкүләм аренага чыкты. Инде җиңүчеләребез белән дә танышып узыйк:
2002-2004 елгы балалар арасында беренче урынны Миләүшә Фролова һәм Нәзир Гыйльманов /икесе дә Субаштан/, икенче урынны Нәргизә Мортазина /гимназия/ һәм Дәниф Һадиев /Субаш/, өченче урынны Алинә Ильина /Субаш/ һәм Данил Бариев /гимназия/ яуладылар.
2005 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында бу урыннарны бертуган Азалия һәм Азат Мөхәммәтгалиевлар /Балтач мәктәбе/, Зәринә Гарипова /Хәсәншәех мәктәбе/ һәм Кәрим Нуриев /гимназия/, Сәйдә Шиһапова һәм Булат Кашапов /икесе дә гимназиядән/ бүлештеләр.
35 һәм 40 яшькә кадәргеләр арасында район чемпионы булып Любовь Максимова /"Хыял" яшьләр үзәге/ һәм Зөлфәт Нәбиев /Кенә/ танылдылар. Икенче урынга Азалия Хәбибуллина /Субаш/һәм Илназ Шаһиев /Кенә/, өченче урынга Зилә Хәсәнова /Балтач/һәм Ирек Мортазин /гимназия/ чыктылар.
Ә инде 35 һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында призлы урыннарны Гүзәл Хәкимова /гимназия/ һәм Рөстәм Нигьмәтҗанов /"Балтач газы"/, Әлфия Зиятдинова /"Хыял"/ һәм Булат Фәтхрахманов /үзәк шифаханә/, Елена Шәйхиева /Балтач/ һәм Рифат Мостафин /Хәсәншәех/ яуладылар.
Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге медальләр, кубоклар, дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250