21-22 гыйнварда узган алкалы хоккей ярышлары "Интер-Кубок" иясен ачыклады. Норма авылында узган финалда "Норма", "Вираж" "Игенче", "Кызыл юл" командалары бозга чыкты.
Чепьяныӊ "Вираж" командасы "Кызыл юл" ны буллитта 4:3 исәбенә отты. Норма командасы 5:0 исәбенә карадуганлыларны тар-мар итте. Өченче урын барган уенда "Игенче" командасы бу юлы "Кызыл юл"га 1:6 исәбенә оттырды. Ә финалда "Вираж" һәм "Норма" командалары очрашты. Уен 3:4 исәбенә нормалылыр файдасына тәмамланды. Районда төрле исемдәге кубокларга бара торган ярышларныӊ чираттыгысын тагы «Норма» командасы отты. Иӊ яхшы капкачы "Кызыл юл"дан Нәбиев Раиль, Галиуллин Ильназ "Норма"дан иӊ яхшы сакчы, Сабиров Салават "Вираж" командасыннан иӊ яхшы һөҗүмче, "Игенче"дән Зиятдинов Самат иӊ яшь уенчы номинацияләрендә җиӊүче булдылар.
Нет комментариев