Балтачта керлинг уйныйлар (фоторепортаж)
Спорт

Балтачта керлинг уйныйлар (фоторепортаж)

«Балтач» ял паркында узган Искечә Яңа ел бәйрәмендә “Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре керлинг ярышлары уздырды.

Кёрлинг  – бу командалы спорт төре, анда командалар боз буенча мишеньга таба («өе») махсус ташларны чиратлап җибәрергә тиеш, шул ук вакытта көндәшнең ташларын этеп чыгарырга тырышалар.

Әлеге ярышлар безнең җирлек өчен яңалык. Һәм ул райондашларыбызда зур кызыксыну уятты. Төрле төстә су катырылган 5литрлы су савытлары бу көнне шугалакның бер башыннан икенче башына шуып кына торды.

- Бик шәп уйлап тапканнар. Гади дә, ә иң мөһиме, очсыз да, - дип сөйләштеләр ярышларны тамаша кылырга килүчеләр.

 Менә шулай,  керлинг уеннарын хәзер зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл-бистәләрдә дә уйныйлар.


Нет комментариев