Спорт

Балтачтан Руслан Рафиков Авыл яшьләре уенннарында чемпионнар рәтендә

Илсур Гимадутдинов, Булат Гадершин, Илдар Гыйниятуллин, Руслан Рафиков - Зәйдә узучы Авыл яшьләре уеннарында бүгенгә билгеле булган чемпионнар әнә шулар. Калган үлчәүдәрдә чемпионнар иртәгә билгеле булачак.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр иткәнчә, Зәйдә бүген беренче чемпионнар ачыкланган. 60 кг.га кадәр аырлыкты Илсур Гимадутдинов (Кукмара) финалда Балтач егете Илдан Әхмәтхановны бирелдергән. 70 килолылар арасында Булат Гадершин (Зәй) Мамадыш егете Булат Юнысовны җиңүгә ирешкән. Юнысов үзе ярымфиналда Артур Зөлкәрнәевны откан. 85ләр арасында Теләче егете Илдар Гыйниятуллинга тиңнәр табылмаган. Икенче урында Салават Минһаҗев (Апас). 90 кг.га кадәр үлчәүдә исә Руслан Рафиков (Балтач) хәлиткеч очрашуда Саба вәкиле Ранис Шәвәлиевны бирелдергән.

250

Нет комментариев