Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта эстафета үтте. Кемнәр җиңде? (фото, видео)

Эстафетада барлык район мәктәпләре, оешма, учрежденияләр һәм авыл җирлекләреннән командалар катнашты.

Бүген, 1 май көнне, үзәк стадионда мәктәп, оешма, предприятия, учрежденияләр, авыл җирлекләре арасында МДСУ-1 оешмасы призына йөгерү эстафетасы буенча ярыш узды.

Ярышны ачу тантанасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов катнашты. Балтач район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һәм спорт мәктәбе тренеры Рәлиф Әскаров ярыш тәртипләре белән таныштырып үтте.

Эстафетада барлык район мәктәпләре, оешма, учрежденияләр һәм авыл җирлекләреннән командалар катнашты. 

Гомуми мәктәпләр арасында җиңүче командалар:

  • 1 урын — Шеңшеңәр мәктәбе командасы
  • 2 урын — Кенә мәктәбе командасы
  • 3 урын — Арбор мәктәбе командасы

Урта мәктәпләр арасында җиңүче командалар:

  • 1 урын — Балтач мәктәбе командасы
  • 2 урын — Балтач гимназиясе командасы
  • 3 урын — Чепья мәктәбе командасы

Зурлар арасында җиңүче командалар:

  • 1 урын — Яңгул җирлеге командасы
  • 2 урын — Балтач район башкарма комитеты командасы
  • 3 урын — Мәгариф идарәсе командасы

Айсылу Нуриева язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстафета