Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта «Фикердәш» клубына йөрүче балалар өчен шашка ярышы үтте (фото)

«Фикердәш» клубы җитәксесе Чулпан Габделганиева шахмат тактасы рәвешендә үзенчәлекле торт ясаткан иде.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Фикердәш» клубына йөрүче балалар өчен шашка ярышы үтте. Ул «Фикердәш» клубының 20 еллыгы уңаеннан уздырылды.

Әлеге чарага «Фикердәш» клубы җитәксесе Чулпан Габделганиева шахмат тактасы рәвешендә үзенчәлекле торт ясаткан иде.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин шул тортка шәм кабызып, катнашучыларга хәер-фатыйхасын бирде. Шашка буенча дөнья чемпионы булып танылган Чулпан Габделганиева теләкләрен җиткереп шәмне өрде һәм ярышка старт бирелде.

Кызлар арасында:
1 урын — Сибгатуллина Динә
2 урын — Николаева Азалия

Малайлар арасында:
1 урын — Александров Максим
2 урын — Мөхетдинов Данияр
3 урын — Вәлиев Раян

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка