Баскетбол буенча район беренчелеге
Спорт

Баскетбол буенча район беренчелеге

Ярыш «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашында узды.

7 нче декабрь көнне Балтач спорткомплексында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашында 2013 нче елда туган егетләр, кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге узды. Ярышта Балтач гимназиясе, Балтач, Чепья, Борбаш, Нөнәгәр, Урта Көшкәт мәктәпләре катнашты.

Кызлар арасында призлы урыннар:
🥇 урын — Балтач мәктәбе.
🥈 урын — Балтач гимназиясе
🥉урын — Нөнәгәр мәктәбе

Иң яхшы уенчы — Ниязова Айзиля (Балтач мәктәбе)

Егетләр арасында:
🥇урын — Балтач гимназиясе
🥈 урын — Балтач мәктәбе. 
🥉 урын — Борбаш мәктәбе.

Иң яхшы уенчы — Шамсутдинов Динияр (Балтач гимназиясе)


баскетбол

Нет комментариев