Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Бәхет матур күрсәтә

Фигуралы шуу карый торган тамашачылар арасында «спортның бу бик матур төре белән нигә бер татар улы яки кызы да шөгыльләнми икән» дип уйлаучы булмый калмагандыр

Быел 14 февраль көнне телевизордан фигуралы шуу карарга яратучы, шул ук вакытта милли хисләре дә җуелмаган татарлар өчен Беренче каналдан күңелле бер вакыйга күрсәттеләр. Ләкин бу урында, вакыйганы сурәтләгәнче, фигуралы шууга бәйле сүзне ерактанрак башлау мәслихәттер.

Фигуралы шуу карый торган тамашачылар арасында «спортның бу бик матур төре белән нигә бер татар улы яки кызы да шөгыльләнми икән» дип уйлаучы булмый калмагандыр. Һәм менә, сөенечебезгә, андый милләттәшебез барлыкка килде: Алинә Заһитова атлы сеңлебез матур шуа-шуа олимпиа чемпионы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Бөтен олимпиадасына Россиядән бердәнбер чемпион түгел иде ул түгелен, тагын хоккейчылар да шул үрне яулады.

Алинә сеңлебез, зур ярышларда күренмәсә дә, телевизор экраныннан төшми: Беренче каналда фигуралы шуу тапшырулары, шоулар алып бара. Софья Акатьева (аның хакында алда сүз булыр) Алинәбез турында «бик тырыш, ярдәмчел, күнегүләр вакытында мин егылгач, тиз үк яныма килеп, киңәшләрен бирде» — дип язган (мондый мәгълүматлар интернеттан алынды).
Алинә Заһитовадан соң Казан кызы Камилә Вәлиева үзенең матур чыгышлары, төрле ярышларда берсеннән-берсе зур уңышлары белән һәр тамашачыны сокландырды, ләкин һич көтелмәгән допинг мәрәкәсе аның үсү юлын кисеп торды.

Кызганычка, гадел саналган Европа суды да Камиләбезне акламады, аны аңлаешсыз гаепләрдән араламады, киресенчә, кыз зур суммада суд чыгымнары түләргә тиеш табылды. Ләкин, куанычка, ил-җиребез яхшы кешеләрсез түгел әле. Кайда ничек танышканнардыр, үзе дә элегрәк фигуралы шуу буенча олимпиа чемпионы, дөнья, Европа, илкүләм ярышларда күптапкырлар җиңүче булган Татьяна Навка талантлы кызыбызны үзенең шоуларында катнаштырып эшле итте, фигуралы шуудан өзелеп бетмәвенә булышты. Ул чакта ярышларда катнашу тыелса да, коммерцияле уеннарда катнашу рөхсәт ителгән аңа. Камиләбезнең бу отышлы танышлыгына бәлки тагын Алинә Заһитова сәбәпчедер, чөнки элегрәк ул да Татьяна Навка шоуларында чыгыш ясаган.

Алинә белән Камиләнең дәвамчылары булыр микән дип уйларга да өлгермәдек, бозга, сөбханАллаһ, Зәй районы кызы Динә Хөснетдинова (әтисе Айдар, әнисе Резеда исемле) чәчрәп чыкты һәм тиз арада матур чыгышлар күрсәтте. Узган ел Гран-приның беренче этабында бронза медаль алса, өченче, Казан этабында алтын медальлек нәтиҗәгә иреште. Олимпия үрен дә яуларга насыйп булса иде аңа. Ул да бит ике кызыбызны зур биеклеккә күтәрешкән атаклы тренер Этери Тутберидзе төркемендә тәрбияләнә. Динәбезне рус теле белән бергә татар телен дә әйбәт белә дип язалар. Ул кадәресе дә куаныч безгә бу заманда.
Фигуралы шуучы егетләр арасында да татар фамилиялеләр күренгәли: Березникида туган Александр Галләмов һәм Казан егете Глеб Лотфуллин парлы шууларда гел матур нәтиҗәләргә ирешәләр.

Менә хәзер сүзне бу язмага тотынуыма төп сәбәпче булган фигуралы шуучы Софья Акатьевага күчерергә дә вакыт җиткәндер. Аны да интернетның бер урынында татарочка дип яздылар. Әнисе Альбина Уфа татары, Казанда укыган, Мәскәүдә кияүгә чыккан, Софья шунда туган. Альбина ханым Казан хакында гел матур истәлекләр саклый һәм кызына да шулай сөйли ди, рәхмәт аңа.

Ул көнне тамашачылар Беренче каналда бара торган «Ледниковый период» чыгышының иң кызыклысын караганнардыр, чөнки анда фигуралы шуучы ил чемпионы Софья Акатьева белән түбәтәй кигән актер Артур Каспранов искиткеч тамаша күрсәттеләр. Безнең өчен бигрәк тә кызыгы — боздагы уенның әле беренче тапкыр татар җыры астында баруы булды. Анда татарча «Туган як» җыры Вәсилә Фәттахова башкаруында яңгырады (Урал Рәшитов көе, Гөлнара Рәшитова шигыре). Үзенең әйтүенчә, татарча җыр белән чыгыш ясау идеясен Артур Илдар улы Каспранов биргән (әнисе Анна Хәбибуллина, энесе Ренат исемле). Ул «Туган як» җырын бик ярата икән. Бездә (ягъни, үзе туып үскән Уфада диюедер инде. Р. Ш.) аны бөтен кеше белә һәм җырлый, ди. Артистларча, сәнгатьле итеп кенә, бераз арттыра инде, билгеле, әмма безгә барыбер күңелле. Уйнаган кино геройлары арасында да бер татар («Молодежка», «Новая смена» сериалында хоккей һөҗүмчесе Ренат Фәйзуллин) бар икән. Үзе хакында, рус теленнән тыш, инглиз, немец, татар телләрен белә, дип язылган. Үсмер чагында кәшәкә уены белән мавыккан. Хәзер бозда иркен, ышанычлы хәрәкәт итүе шуннан киләдер.

Идея авторы Артур булса да, аны гамәлгә ашыруда Софья сеңел бигрәк тә җилкенеп шуды ул көнне. Шуды гынамы соң, күп кыенлыклар күргән-кичергән кыз бәхетеннән балкыган, очынган, тагын да чибәрләнгән иде. Әле шуып китә, әле партнеры кулында күтәрелеп, канат җилпеп биеклеккә омтыла, әле алдан әзерләп куелган пычкыга тотынып утын кисә башлый, Артурны да шунда чакыра. Гөлсирин сеңлебезнең «Агыйдел буйлары» исемле җырыннан «бәхет матур күрсәтә» дигән сүзләрне ничек искә төшермисең монда? Софьяның балкыган халәтенә жюридагылар да (араларында СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова, танылган фигурачы Татьяна Навка бар) да игътибар итте. Софья белән Артурга соклану, мактау яңгырады, татар сүзләре дә ишетелгәләде, Алинә Заһитова шуучы парга матур итеп татарча рәхмәт әйтте.

Күңелле шау-шу парның шууы төгәлләнгәч тә дәвам итте. Тренерлар һәм жюридагылар кемдер Башкортостаннан алып килгән чәк-чәктән мактый-мактый авыз иттеләр. Татар чәк-чәген Казанга БРИКС саммитына җыелган дөнья лидерлары да ошаткан, кайберләре хәтеренә Казаныбыз кунакчыл чәк-чәк башкаласы булып кереп калган иде. Атаклы башкорт балыннан коеп эшләнгән татар ризыгы "Ледниковый период"та бигрәк тәмле булгандыр бәлки.

Күршеләр һәм кардәшләр белән шулай ризыклар алмашып, кунак итешеп кенә яшәргә язса иде ул. Соңгы елларның үтә гыйбрәтле вакыйгалары туган белән туганның, күрше белән күршенең хәл белешеп, үзара санлашып, бер-берсенең уңай сыйфатларын гына хәтерләп, бәхетле-матур һәм тату гомер итәргә тиешлеген, аралар бер бозылса төзәтүнең читенлеген нык күрсәтте һәммәбезгә.

 

Рәфыйк Шәрәфиев,
СССРның матбугат отличнигы, Татарстанның атказанга мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фигуралы шуу