Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренче... әмма төерсез

Биектауда «Сабантуй» журналы призларына балалар арасында үткән Татарстан беренчелегендә җыелма командабызның унөченче урын белән кайтуы, барыбыз өчен дә аяз көнне яшен суккан кебек булды.

Мондый зур чигенеш, көрәшчеләребез, аларның остазлары, хәтта җанатарларыбыз өчен дә уйланырлык зур җирлек тудырды. Берәүләр кемнәрнедер орышты, икенче берәүләр кимчелекләрне эзләде, өченчеләр исә аларны бетерү юллары турында уйланды.

Районыбызның федерация Советы да тиз арада көрәш тренерларын җыеп, кимчелекләрне бетерү юлларын эзләү максатыннан, зур сөйләшү уздырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов катнашында узган бу сөйләшүдә барлык җитешсезлекләргә дә ачыклык кертелде, алга таба бурычлар куелды. Шулай да «Татарстан яшьләре» газетасы призына яшүсмерләр арасында узган республика беренчелегендә һәм дә еллык нәтиҗәләр буенча районыбызның дүртенче урыннарны яулавы җаныбызда өмет чаткылары уятып җибәрде.

Борчылуларыбыз, бәлки, урынсыздырдадыр. Системалы алып барабыз бит эшебезне. Әнә шулай борчылып, янып-көеп йөргән бер мәлдә, районыбызның «Маяк» җәмгыяте рәисе Хәлил Хаҗиевның  җирлекләрендә үз призларына малайлар арасында зур бер район ярышын уздыруны гамәлгә кертү үтенече белән чыгуы, барлык борчуларыбызны юкка чыгарды да куйды.

Советлар чорының 80-90 елларында бары тик шушы күмәк хуҗалык хисабына гына төзелгән, әле ул вакытта республикабызда да үзенә тиңнәр булмаган зур спорткомплекс, торгынлык чорында шактый еллар ябылуда ятып, моннан берничә ел элек кенә капиталь төзекләндерүдән соң, ниһаять, үз ишекләрен ачты. Заманча җиһазландырылган «Батыр» спорткомплексында бүгенге көндә нинди генә чаралар узмый. Менә безнең өчен дә бәхет елмайды.

Алда торган «Ялкын» журналы призларына сайлап алу ярышлары буларак оештырылган бәйгебезгә, үз көрәшчеләребездән тыш, Чуаш республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Әтнә районыннан 120 көрәшче җыйналды. Араларында, хәтта, урыс малайлары да бар иде. Тагын шунысы куанычлы, балаларны котларга район башлыгы Р.Нотфуллинның, федерация рәисе Ф.Шәрипов, спорт бүлеге җитәкчесе Р.Заһидуллинның, Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры М.Таһировларның килүе аеруча куанычлы булды. Марсель Шәрипҗан улы хәтта бүләкләр белән килгән иде, ул исемле сәгатьләрне һәм Рәхмәт хатларын Фәнзилә Камаловага, Альберт Миннехановка тапшырып, эшләрендә уңышлар теләде.

Гадәттә, халкыбыз «беренче коймак төерле була», дияргә ярата. Беренче ярышыбыз булса да, бернинди төерләрсез, искитмәле югарылыкта, иң мөһиме, имгәнүләрсез узды. Берсенең дә тиз генә бил бирәсе килмәде. Араларында, хәтта, Россия чемпионнары булса да. Келәмнәребездә бик күп көч-куәт сыналды. Сыналдылар, ләкин сынмадылар. Көчлеләр җиңде, көчсезләр җиңелде, тәҗрибәсезләр үзләренә нәтиҗә ясады. «Сезгә килгән саен ниндидер бер яңалык белән китәбез. Рәхмәт сезгә. Ерак араларны да якынайтып, сезгә генә ашкынып торабыз килергә», – дип саубуллашты безнең Шыгырдан егетләре. Бу урында Хәлил Әгьләмовичка аеруча зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Шыгырдан малайларын ярышлар беткәч тә «кайтыр юлларыгыз ерак әле» дип, сыйлап җибәрде. Менә шундый кунакчыл халык инде бездә. Инде, җырга-моңга, матур бил алышуларга, сыйлы табыннарга, күләмле бүләкләргә бай бәйгебезнең җиңүчеләре белән таныштырып узыйк.

Менә алар, 2007 елда туып, призлы урын яулаган көрәшчеләребез! 29 кг.га кадәр – Азат Галимов /Арбор/, Гадил Гыйззәтуллин /Шеңшеңәр/, Камил Дәүләтшин /Балтач/, Наил Сафиуллин /Пыжмара/; 34 кг.да – Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Гадел Хөсәенов /Бөрбаш/, Тимур Гыйләҗиев /Норма/, Ирек Бикбов /Чепья/; 36 кг.да – Ильяр Мөхәммәтшин /Әтнә/, Билал Галимуллин, Ибраһим Аймасов (икесе дә Бөрбаштан), Самат Хаҗиев /Смәел/; 45 кг.да – Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш/, Кәрим Гарифуллин /Норма/, Илнур Яфизов /Шыгырдан/, Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/; 50 кг.да – Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Әнис Газизуллин /Балтач/, Илназ Галимуллин /Иске Йөрек/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/; 55 кг.да – Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Ислам Йосыпов /Чепья/, Сәет Корченкин /Иске Йөрек/, Җәлил Зиннәтуллин /Смәел/; 60 кг.да – Кәрим Гарипов /Арбор/, Марсель Шаһиәхмәтов /Смәел/, Заһир Низамов /Әтнә/, Аяз Йосыпов /Пыжмара/; 65 кг.да – Айзат Апанов /Салавыч/, Самат Гарифуллин /Норма/, Раяз Гарифуллин /Норма/, Айназ Низаметдинов /Салавыч/; 70 кг.да – Аяз Хәйретдинов, Кәрим Һадиев /икесе дә Балтачтан/, Данил Емелин, Әмир Миннегалиев /икесе дә Смәелдән/; 75 кг.да – Бәхтияр Гарифуллин /Бөрбаш/, Сөләйман Галимуллин /Балтач/, Алмаз Шәрифуллин, Инсаф Нәбиев /икесе дә Смәел/; 80 кг.да – Әмир Насретдинов /Әтнә/, Азат Гыйльметдинов /Смәел/, Ильяс Шакиров /Арбор/; 75 кг.да – Раушан Галиев /Шеңшеңәр/, Әмир Йосыпов/Нөнәгәр/, Альмир Фәйзрахманов /Бөрбаш/, Илназ Гарифуллин /Шеңшеңәр/. Команда беренчелеген исә Смәел, Бөрбаш, Норма мәктәпләре бүлеште.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш