Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренче булмасалар да...

Күптән түгел Кукмараның «Зилант» спорткомплексында төньяк районнарның Пенсия фонды идарәләре арасында IV спартакиада үткәрелде.

Биредә 10 команда катнашты. Алар футбол, волейбол, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәше, йөзү буенча көч сынашты. Сайлап алу турында Балтач командасы составында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Нотфуллин, хезмәткәрләрдән Лилия Галимуллина, Алинә Хәмидуллина, Фәнис Галимҗанов, Энҗе Габдрахманова, Фәрдүс Мөхәммәтҗанов, Гомәр Сәләхетдинов чыгыш ясады. Кул көрәшендә Алинә Хәмидуллина белән Фәнис Галимҗановның күрсәткечләре II урынга лаек дип табылды. Шулай ук Балтач командасы волейбол буенча - III, ә мини-футбол буенча I призлы урын яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча район Пенсия фонды идарәсе командасы икенче урынга чыкты. 12нче апрельдә команда мини-футбол буенча финал ярышларында катнашачак.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250