9-12 февраль көннәрендә Мәскәүдә терәк-хәрәкәт аппаратларына зыян килгән 1999-2001 елгы кызлар һәм егетләр арасында Россия беренчелегенә армрестлинг буенча ярышлар үтте.
ТР командасында безнең районнан да егет һәм кызлар бар иде. 50 кг авырлыкта Лилия Мөбарәкҗанова (Норма урта мәктәбе), 55 кг авырлыкта Рамазан Нәкыйпов (Яңгул авылы) һәм 55 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Фәнис Миңнемуллин (Бөрбаш урта мәктәбе) беренче урынны алуга ирештеләр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев