Хезмәт

Балтач районы

18+
Спорт

Бүген администрация хезмәткәрләре чаңгыга баса

Районыбызның спорт мәйданчыкларын буш тотмау максатыннан, елның төрле фасылында ярышлар, бәйгеләр үткәрелеп кенә тора.

Үткән 2016 елда районыбыз өчен шундый яңалыкларның берсе - Балтач истәсендәге "Сабантуй" ял паркында "Төнге чаңгы юллары" дип исемләнгән ярышлар старт алды. Яктыртылган чаңгы трассасында оешма-учреждение коллективлары, гаиләләр, өлкән яшьтәге райондашларыбыз арасында һәр атнаның чәршәмбе кичендә күмәкләп чаңгы шуулар оештырылды. Бу чара популярлашып китте, халык тарафыннан уңай бәяләнде. Чаңгы спортына тартылучылар саны күзгә күренеп артты.
Быел да бу файдалы да, шул ук вакытта күңелле дә ярышларны дәвам итәбез. Иртәгә - 11 гыйнвар көнне район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында "Төнге чаңгы юллары - 2017 " нең ачылу тантанасы була.
Ярышлар кичке сәгать 7.00 дә башлана. Катнашучыларның 18 сәгать 30 минутта теркәлү үтәр өчен килүләре сорала.
Ә 17 гыйнвардан районыбыз җирлегендәге башка хезмәт коллективлары да чаңгыга басачак. Төнге чаңгы шууның графигы белән тулырак "В контакте" челтәрендәге "Лыжники Балтасинского района" https://vk.com/club24114303 төркеменә кушылып танышып бара аласыз.
"Сабантуй" паркында яктыртылган чана һәм чаңгы юллары 16.00 - 22.00 сәгатьләрдә эшли. Сәламәт яшәү рәвешен хуплаучы, чаңгы шуарга теләге булган райондашларыбызны көтеп калабыз. Кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланып чаңгы шуарга килегез!
Фотоларда - үткән елгы чарадан истәлекле мизгелләр. Фотолар "Хезмәт" газетасы сайтыннан алынды.
Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250