20 июльдә Бөтендөнья шахмат федерациясе - ФИДЕ карары нигезендә 1966 елдан Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.
Районыбыз спорт өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Шуларның яратып уйнала торганнарының берсе - шахмат.
Районыбыз шахматчылары бәйрәмгә үзләренә-үзләре бүләк ясады. Актанышта узган чираттагы ярышлардан алар зур җиңүләр белән кайтты.
– Уеннарда көчлеләрдән саналган Кукмара уенчыларын җиңү – ул зур җиңү, - ди тренер Ландыш Гарифуллина куанычы белән уртаклашып.
Без исә чын күңелдән шахмат уеннары белән мавыккан, шахмат спорт төрендә зур нәтиҗәләр яулаган райондашларыбызны бу бәйрәм белән тәбриклибез!
Нет комментариев