Котлыйбыз!
Балтач егете, рес-публиканың иң яхшы чаңгычысы «Россиянең спорт остасы» булды.
Тренер Рәлиф Әскаровның укучысы Әмир Сөнгатуллинга «Россиянең спорт остасы» исеме бирелде.
Егет 9 сыйныфтан башлап, Казандагы олимпия спортчылары әзерли торган мәктәптә укый.
Әмир Балтач гимназиясендә белем алды, биредә чаңгы түгәрәге алып баручы, үз эшенең остасы Рәлиф Әскаровта шөгыльләнде.
Фото: шәхси архивтан
Комментарии
Без имени
0
0
Афэрин,Яна урлэр яуларга насыйп булсын