Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөрбашлылар хоккей гөрләтә, әле бу атнада да ярыш көтелә

- Узган атна ахырында Бөрбашның хоккей мәйданында авылдашыбыз Илдар Галиуллин призына хоккей ярышлары узды.

Призлы урын алучыларга бүләкләрне Илдар Галимулловичның улы Илнур тапшырды. Шундый бәйрәм оештырганнары өчен, турнирда катнашучылар һәм тамашачылар исеменнән Галиуллиннар гаиләсенә зур рәхмәт ирештерәбез. Эшләрегез уң булсын, әле күп еллар бергә-бергә шундый турнирлар уздырырга язсын.
Ә Бөрбашның яшьләр командасына алга таба да шулай тырышып йөрүләрен телибез, - дип хәбәр итә Бөрбаштан Вәгыйз Гыйльмуллин.

Биредә боз катыру, хоккей уйнаучыларга уңайлыклар тудыру өстендә ветераннар командасында уйнаучы Алмаз Корбангалиев, Марат Сәфәргалиев, Илшат Корбанов һәм Рәдиф Әкбәровлар бик тырышып эшли. Алар төннәр буе 30-35 градус суыкта боз катырып, иганәчеләр табып, смена вакытында ял итәргә дип 2 командага да бүлмә ясап куйганнар. Хәзер шуның берсен җәйгә зурайтып,түбәсенә калай алырга йөриләр икән. Афәрин, спорт өчен шушылай җан атып йөрүчеләр булганда авылда сәламәт яшәү образы алып баруның да киләчәге бар дигән сүз. Бары тик яшьләр генә моны аңлап, тиешенчә кабул итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250