Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булдырабыз да инде...

Казан шәһәрендә «Казан тимер профиле» акционерлык җәмгыяте призына узган чаңгы ярышларында Балтач гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Алексей Григорьев моңарчы күрелмәгән рекорд куйды.

Үз яшьтәшләре арасында 10 километрлы арада узышып, беренче урынны гына яулап калмады, ярышларның абсолют чемпионы булып та танылды. СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров кул астында шөгыльләнүче Алексейга Кубок, медаль, акчалата бүләк тапшырылды.
Укучыларның республика спартакиадасы кысаларында Биектауда узган татарча көрәш ярышларында да сынатмадык. «Сабантуй» газетасы призына 1997-1998нче елгы яшьләр арасында узган ярышларда элеккеге еллар данын районыбызга кайтара алдык. Командабыз 44 команда арасында ут күршеләребез кукмаралылардан гына калышып икенче булды. Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин бу ярышларның чемпионы булып танылды. Яңгулдан Айрат Хәйруллин - икенче, Илнар Муллахмәтов өченче булдылар. Кенәдән Айрат Габидуллин, Чепьядан Максим Максимов дүртенче калдылар, Афәрин, егетләр!
Ирексездән, бу баладан киләчәктә кем чыгар икән дип уйлап куясың. Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов кул астында шөгыльләнүче нәниебез - Балтачның 2нче номерлы ясле-бакчасында тәрбияләнүче Салих Зарипов үзенең чираттагы җиңүе белән тагын барыбызны шаккатырды. Йошкар-Оладан Мари Иленең кекусинкай-каратэ буенча ачык беренчелегендә «тукмашып» 6-7 яшьлекләр арасында икенче призлы урынны яулады. 14-15 яшьлекләр арасында Норма мәктәбеннән Гайсә Галиев исә өченче булды. Бүгенге көндә Альберт шәкертләре Россия ярышларына хәзерләнә.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250