Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гимназия хәбәрләре

Гимназия хәбәрләре

17нче февраль көнне Казан каласында РОСТО (ДОСААФ) җәмгыяте хәрби хезмәткә хәзерләнүчеләр арасында республика ярышы үткәрде. Бу ярышта Балтач районы данын гимназия укучылары Рәйхан Нигъмәтҗанов (8 «а» сыйныфы), Радион Романов (10 «б») һәм Владислав Григорьев (10 б) яклады. Чаңгыда узышу һәм мылтыктан ату эстафетасы тәртибендә уздырылган бу ярышта безнең егетләр чемпион булды.


24нче февраль көнне Казанда яшүсмерләр арасында хәрби хәзерлек ярышлары булып үтте. Балтач районы данын биредә гимназиянең 9 укучысы яклады (җитәкчеләре Ренат Мөхәрләмов). Күп төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясап, безнең егетләр республика чемпионнары булды.


19-23нче февраль көннәрендә Балтач гимназиясендә сәламәтләндерү каникуллары үтте. Февраль аеның соңгы көннәре кеше организмы өчен иң авыр чор - витаминнар җитми, физик, психологик ару күзәтелә. Шушы чорда укуларны онытып, ял итү организм өчен бик кирәкле гамәл. Бу каникулларда балалар, әти-әниләр, укытучылар бергәләп чаңгыда йөрделәр. Чаңгыда йөрү бернинди вакыт яисә дистанция нормативы белән чикләнмәде.


23нче февраль көнне гимназия яны мәйданчыгында укучылар, укытучылар, әтиләр һәм гимназияне тәмамлаучылар арасында хоккей турниры булды. Быел ул Юнчы тапкыр үткәрелде. Кискен көрәштә укытучылар җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250