Спорт
«Хезмәт» хоккейны башлый
Яз көне көннәр җылы торып, хоккей мәйданчыкларында боз эрегәч, «Хезмәт» газетасы редакциясе призына хоккей ярышлары үтми калган иде. Көткән ярыш узмагач, хоккей җанатарлары да бераз боегып калдылар сыман. Бу хоккей сезоныныда узган елгы хәл кабатланмас өчен, алдан «аяк киенергә» булдык.
10-11 декабрь көнне районныӊ иӊ яхшы 15 командасы газетабыз призына ия булу өчен хоккей ярышларын башлыйлар. Ә кичә редакциябездә ярышларга шобага салу булды. Аныӊ нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Группа А: «Вираж», «Татарстан», «Борбаш», «Шубан»
Группа В: «Сосна-Беркут», «Алан», «Смәел-Зифа», «Игенче»
Группа С: «Түнтәр - Нур», «Кенә», «Яӊа тормыш», «Субаш»
Группа Д: «Норма», «Пүскән», «Кызыл юл»
Зоналарда уеннар 10 декабрь көнне сәгать тугызда башлана. Уеннар төркемнәрдә беренче күрсәтелгән командалар бозында узачак. Зоналардан бер җиӊүче команда финал уеннарына чыга. Ял көне, 11 декабрь көнне беренче уеннарда А һәм Д группасы җиӊүчеләре һәм В һәм С группасында җиӊүчеләр очрашачаклар. Жиӊүче ике команда финалга чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев