Яшьтинең сөенечле бәйгесе
Рафис Насыйбуллин 30 елдан артык үз призына яшүсмерләр арасында бәйге уздырып, яшьләребезне сөендерә.
Кайда гына хезмәт куймасын, кайда гына булмасын, үзеннән гел якты эз калдырган шәхес ул минем яшьти. Бар тормышын авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин лаеклы рәвештә районыбызның Мактаулы гражданы исемен йөртә.
Татар көрәше дөньясына килеп керсәк, районыбызда иң күп титуллы алып батырыбыз да әле ул. Районыбыз Сабантуйларында да ул ирешкән җиңүләргә әле бер көрәшчебезнең дә җиткәне юк дип беләм. Республика ярышларына барган вакытта да дуслар иң беренче булып аның хәлен сорашалар.
Әнә шундый дәрәҗәле батырыбыз — РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, районыбызда татар көрәшен популяштыруга зур өлешен кертә. Инде менә 30 елдан артык үз призына яшүсмерләр арасында бәйге уздырып, яшьләребезне сөендерә.
Билгеле, бу урында әтиләрен хөрмәт итеп, ярышка кагылышлы бар авырлыкны үз өсләренә алган уллары Раушан һәм Рәмзилгә, туган авылында урнашкан «Татарстан» хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллинга, җирле үзидарә башлыгы Расим Латыйповка, дусларына олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.
Быелгы ярышыбызга да Мари Иленең Бәрәңге районыннан, Казаннан, Саба, Кукмарадан килгән көрәшчеләребез безнең оештыру сәләтенә сокланып, олы рәхмәтләрен әйтеп, кайтып киттеләр. Читтән килгән көрәшчеләребез булгач, келәмнәребездән дә «утлар» чыгып торды. Читтән көчле, «иң-иң» көрәшчеләр генә килгәнен барыбызда беләбез инде.
2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган 83 көрәшче үз араларында янә иң-иңнәрне ачыкладылар. Менә алар – алып батырыбыз Рафис Насыйбуллин призын яулаучылар: 36 кг. га кадәр Инзил Габделбаров /Балтач/, Азат Галимов /Арбор/, Роман Прокопьев, Хәлил Леонтьев /икесе дә Чепьядан/. 40 кг. да Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Арсений Афанасьев /Мари Иле/, Рүзәл Камалов, Гадел Хөсәенов /икесе дә Бөрбаштан/.45 кг. да Айнур Муллахмәтов /Саба/, Ирек Бикбов /Чепья/, Данияр Хәкимов /Түнтәр/, Илья Михайлов /Мари Иле/.50 кг. да Алексей Рассохин /Саба/, Данияр Маннапов /Салавыч/, Илдан Батыршин /Шеңшеңәр/, Рәсүл Шәйхиев /Арбор/.55 кг. да Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Айнур Рәхимов /Чепья/, Денис Яковлев /Урта Көшкәт/.60 кг. да Илназ Сабиров /Саба/, Ирек Гайнетдинов /Карадуган/, Әхәт Әскәров /Арбор/, Данис Зәкәриев /Мари Иле/. 65 кг. да Ислам Йосыпов /Чепья/, Кәрим Гарипов, Раил Гыйльметдинов /икесе дә Сабадан/, Раиф Мөбәрәкшин /Салавыч/.70 кг. да Аяз Йосыпов /Чепья/, Айзат Апанов /Салавыч/, Нурсил Шаһиәхмәтов /Смәел/, Әнәс Мифтахов /Арбор/.75 кг. да Данил Әүхәдиев /Казан/, Данил Емелин /Смәел/, Раяз Хәбибуллин /Норма/, Ильяс Гыйльмуллин /Бөрбаш/.85 кг. да Әмир Миннегалиев, Инсаф Нәбиев /икесе дә Смәелдән/, Илшат Сафиуллин /Кукмара/, Ильяс Шакиров /Арбор/. 90 кг. да Равшан Галиев /Смәел/, Данияр Хәкимов /Салавыч/, Илшат Булатов /Карадуган/. 90 кг. нан югары үлчәү авырлыгында Тимур Әхмәтханов /Карадуган/, Илназ Гарифуллин /Шеңшеңәр/, Раяз Габдуллин /Салавыч/.
Командалар арасында беренчелекне лаеклы рәвештә Смәел командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Чепья, Норма командалары бүлеште.
Менә шулай итеп шушы дәрәҗәле бәйге белән 2024 елны тәмамлыйбыз. Барлык батырларыбызны да чын күңелдән Яңа ел белән котлап калабыз.
Нурзада Сәмигуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев