Интеркубок «Игенче»ләрдә
2012 елдан башлап районыбызның хоккей ярышлары календарена күләмле, зур бәйге — «Интеркубок» турниры өстәлде. Бу турирның әһәмиятлелеге шунда — ул яшь үзенчәлекләренә карап, өч юнәлештә уздырыла: укучы балалар турниры, зурлар командалары арасында һәм яшьләре 35 яшьтән югары хоккейчылар өчен аерым ярышлар.
Ярышларны башыннан оештырган һәм барлык чыгымнарын күтәреп барган, соңгы елларда районның хоккей федерация-сен бик уңышлы җитәкләгән Илшат Нурислам улы Шакиров әйтүенчә, хоккей уены һәр уенчыдан, командалардан зур көч һәм түземлелек сорый, юкка гына бу уенны чын ир-атлар уйный дип әйтмиләр. Уенчыларны аз гына булса да кызыксындыру, тамашачыларда хоккей уенына мәхәббәт тәрбияләү — бу турнирларның төп максаты.
Киләчәктә бу бәйге дәвамлы булсын өчен барлык тырышлыгымны куячакмын, ди ул. Алгарак барып, ул хоккей федерациясе дилбегәсен шушы Норма җирлегендә тәрбияләнгән, «Норма» командасының төп составында уйнаган, бүгенге көндә «Якты юл» хуҗалыгын җитәкләүче Азат Ганиевка тапшыруын белдерде, федерация членнары бу карарны хупладылар, үземә килгәндә, районыбызда хоккей уены яңа үрләргә ирешсен өчен барлык ярдәмемне күрсәтергә әзер, дип белдерде.
Быелгы зурлар арасында уздырылган, ике көнгә барган турнирда 10 команда катнашты. Смәел һәм Норма җирлекләре бу уеннарда икешәр команда белән чыгыш ясадылар. «Дуслык», Смәелнең һәм Норманың беренче командалары, «Игенче» хоккейчылары үз зоналарында җиңүче булдылар. Беренче ярымфинал уеннарында «Смәел» һәм «Игенче» командалары очрашты. Финалга карадуганлылар чыкты. Икенче уенда «Дуслык» һәм «Норма» командалары арасында җиңүче нормалылар булды. Өченче-дүртенче урын өчен бәхәстә «Дуслык» командасы «Смәел» командасыннан өстен чыкты.
Финал уены Балтач бозында узды һәм күптән сагынып көткән, бары хоккей уенына гына хас мизгелләр белән тамашачыларны сөендерде. «Норма» командасы ел тәмамланганда Карадуган җирлегендә үткәрелгән турнирда җиңү яуладылар, яңа елга аяк басуга «Хезмәт» газетасы Кубогының чираттагы, соңгы 12 елда 10 тапкыр җиңүчесе булдылар. Әллә шушы җиңүләрдән баш әйләндеме, нормалылар 3:1 исәбенә отып барган җирдән, үз капкаларына бер-бер артлы өч шайба уздырып, оттырдылар. «Игенче» командасы 2025 елда «Интеркубок» хуҗасы!
Иң яхшы уенчыларга килгәндә: «Иң яхшы капкачы» — «Игенче» командасыннан Ленар Галимов, "Дуслык«тан Рөстәм Шәрипов — «Иң яхшы сакчы», «Норма» командасыннан Раил Йосыпов — «Иң яхшы һөҗүмче» буларак бүләкләнделәр.
Зур турнирның беренче бәйгесе тәмам. Оештыручыларга, көчләре кергән һәркемгә һәм бигрәк тә Илшат Шакировка рәхмәтләрен җиткереп, хоккей сөючеләр уеннарның истәлекле мизгелләрен тагын бер кат тикшереп, фикерләшеп, өйләренә таралдылар. Киләсе очрашуларга кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев