Иртәгә райондашларны чаңгы ярышы көтә
Спорт

Иртәгә райондашларны чаңгы ярышы көтә

7 гыйнвар көнне "Сабантуй" ял паркында чаңгы ярышлары узачак.

Елның-елында Яңа ел бәйрәмнәрендә оешма-предприятие, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре командалары арасынды чаңгы ярышлары уза. 2016 - Маймыл елы да искәрмә түгел. Быелгы ярышлар да оешкан төстә узар, дип фаразлыйлар оештыручылар. Теркәлү вакыты - 9.00, ярышларга старт 10.00 сәгатьтә биреләчәк.

Әлеге күркәм чарадан читтә калмыйк! Инде бәйрәм итә-итә арган тәннәребезне язып, саф һава сулап, кышкы матурлыкка сокланып, чаңгы трассаларын бер әйләник, җәмәгать.

250

Нет комментариев