Иртәне зарядкадан башладык
Спорт

Иртәне зарядкадан башладык

“Хыял” яшьләр үзәге белгечләре оешмаларда булып, хезмәт коллективлары өчен зарядка ясата.

Бүген “Хезмәт” коллективының иртәсе зарядкадан башлады. Монысы нинди яңалык инде дияргә ашыкмагыз. Балтачта бик күркәм гадәт яшәп килә: “Хыял” яшьләр үзәге белгечләре оешмаларда булып, хезмәт коллективлары өчен зарядка ясата. Бүген әлеге бәхет безгә кабат елмайды (“Хыял” коллективы бездә бер булган иде инде). Зарядкадан һәр хезмәткәр яхшы кәеф, уңай эмоцияләр алды. Рәхмәт сезгә, “Хыял”лылар!


иртәнге зарядка

Нет комментариев