Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ишеткән идегезме? - “Алтын боҗра кубогы” ярышларында Инсаф – беренче, Нәргизә икенче һәм өченче

Бездә шөгыльләнгән балалар башка төбәкләрдә урын алалар

25-26 февраль көннәрендә Урмуртиянең Ижау каласында йөзү буенча “Алтын боҗра кубогы” дигән республика турниры узды. Безнең Балтач районыннан да балалар катнашып, призлы урыннар алды. “Суның көче” дип аталган әлеге турнирда Балтач егете Инсаф Гарифуллин, 2014 елгы балалар арасында, 100 метр араны аркада йөзеп үтеп, беренчелекне яулады. Ә Балтач кызы Нәргизә Зарипова, 2013 елгы кызлар арасында, 50 метр араны икенче, 100 метр араны өченче булып килде. Афәрин, балалар! Шулай ук Әнвәр Исрафилов, Илназ Гарипов, Мәдинә Габдрахманова, Инсаф Әхмәдуллин, Наил Хәкимовлар да беренчел алдынгы урыннар рәтендә. Егетләрне-кызларны Рәсәй, Дөнья, Европа чемпионы, 1996 елда Атлантадагы җәйге олимпия уеннарында катнашкан Алексей Колесников котлаган, бүләкләр тапшырган. “Балалар әлеге ярышка ике еллап әзерләнде, - ди әти-әниләре. - Көнгә 4-5 сәгать шөгыльләнделәр. Кала балалары арасында, һичъюгы, унлыкка керсәк ярар иде, дип бардылар. Аллага шөкер, нәтиҗәләр көтелгәннән дә уңышлы булды. “Балалар районыбызда эшләп килүче «Дулкын» бассейнында шөгыльләнә, тренерлары - Андрей Степанов.

Әнә шулай, бездә шөгыльләнгән балалар  башка төбәкләрдә урын алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев