Көшкәтбаш авылында яшәүче 12 яшьлек Ислам Гобәйдуллин әле өч ел гына бочча уены белән шөгыльләнә. Тумыштан ДЦПлы булуына карамастан, ул бик тырыш бала.
Дөрес, аның һәрбер өлкәдәге уңышларында әти-әнисенең һәм туганнарының да өлеше бик зур. Узган ел Чирмешәндә үткән республика күләм ярыштан ул көмеш медаль белән кайткан. Аның өчен бу зур сөенеч кенә түгел, ә киләчәккә этәргеч тә биргән. Менә быел да Чистайда узган республика ярышында катнаша ул һәм янәдән үзенең медальләр коллекциясен тулыландырып, көмеш медаль алып кайта. Ислам, сиңа киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Киләсе елга алтын медаль яулап кайтырга насыйп булсын!
Нет комментариев