Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Камыр батырмы син, Алыпмы?! көрәш ярышлары күрсәтер

21-22нче декабрь көннәрендә, “Балтач” күпфункцияле спорт залында, Балтач муниципаль район башлыгы призына ир-егетләр арасында 24нче тапкыр традицион көрәш ярышлары уздырыла.

Хөрмәтле көрәш сөюче дуслар!!!

21-22нче декабрь көннәрендә, “Балтач” күпфункцияле спорт залында, Балтач муниципаль район башлыгы призына ир-егетләр арасында 24нче тапкыр традицион көрәш ярышлары уздырыла. Көрәш 9 үлчәү авырлыгында үтәчәк. Ярышлар  концерт номерлары белән 21 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә башланып китә. 22нче декабрь көнне  яңалык булып, ел дәвамында нәтиҗәле көрәшкән яшүсмерләр арасында “Яшь батырлар финалы” да булыр дип көтелә.

Балтач – көрәшчеләр районы. Һавасында ук көрәш исе, табындагы ризыгында ук көрәш тәме бар аның. Шуны тойган бала аягында нык басып тора башлауга келәмгә баса, төрле бәйгеләрдә үзен сыный. Ә андый бәйгеләр күп уза район җирлегендә. Иганәчеләр дә мөрәҗәгать иткәнне көтми, үзләре үк тә турнирлар игълан итә. Нәкъ менә шул бәйгеләр талантлы көрәшчеләребезне ачыкларга, сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Көрәш рухны чыныктыра, тәрбиягә өйрәтә. Көчеңне тою, аны келәмнәрдә башкаларга да таныту зыянга түгел – сине хөрмәт итәләр, зурлыйлар, өркиләр дә әле хәтта үзеңнән.

Көрәшчеләргә хас сыйфатлар һәр ел азагында  район башлыгы призына үтүче бәйгедә аеруча да ачык чагылыш таба. Бәйге генә түгел, чын бәйрәм көненә әверелә әлеге ярыш – гармун моңнары, җыр-бию – дәрт-куәткә чик-чама юк, келәмнәр кызганнан-кыза бара, фанатлардан көрәш мәйданы гөрләп тора. Ел да әлеге бәйгене оештыручылар да, тренерлар да, әлбәттә инде көрәшчеләр белән хөкемдарлар да зарыгып көтеп ала торгандыр. Ел саен аңа ниндидер яңалык, үзенчәлек өстәргә тырышалар һәм бу тамаша карарга яратучыларны янәдән үзенә җәлеп итә. Быел да, 24нче мәртәбә бу бәйге үзенә дәшә, ниндидер бер куанычлы вакыйга көткән кебек көтәсең. Иншалла, нәкъ тә шулай булыр әле, куандырып, күңелләрне нурландырып, җиңүләргә юллар ачып, көрәшчеләребезне яңа үрләргә менгереп  үтәр әле Район башлыгы призына узучы көрәш ярышлары!

Рөстәм ЗАҺИДУЛЛИН, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе:
“Соңгы елларда “Яңа тормыш” җәмгыяте командасы лидерга чыкты, шулай ук “Арбор”, Тимирязев исемендәге, “Татарстан” җәмгыяте командаларының призлы урыннар яулаганы бар.

Мәгъсүмҗан СӘЙФЕТДИНОВ, “Яңа тормыш” җәмгыяте рәисе:
– Көрәштән ерак кеше мин. Ә менә көрәшчеләрне барлау һәм танытуга килгәндә, чын күңелдән ярдәм итәм. Үзем дә көрәшеп үскән малаймын. Заманында Газиз Газыймов мәктәптәге бөтен малайны да диярлек көрәштерә иде. Менә район башлыгы призына үтә торган традицион бәйгегә әзерләндек. Быел да бирешмәскә исәп. Көрәшчеләрне Ранил Габдрахманов әзерләде.

Фердинанд ХӘЙРУЛЛИН, “Кызыл юл” җәмгыяте рәисе:
– Армия сафларыннан кайткач, 1989 елда үзебезнең әм дә күрше авылларда Сабантуй батыры булып калдым, көрәшче кешегә халыкның ихтирамын күрдем. Бүгенге көндә дә көрәшне җаным-тәнем белән яратып карыйм. Колхоз рәисе булгач кына көрәшне ташларга туры килде үземә. “Кызыл юл” җәмгыяте призына үткәрелә торган «Диварга-дивар» турнирын 6 ел элек оештыра башладык. Район башлыгы призына килгәндә, үзебезнең җирлек өчен, Балтач өчен үземнән күп өлеш кертергә тырышам. Әзерлеккә килгәндә, Чутайда спортзал юк, күбрәк Нөнәгәрдә, Шеңшеңәрдәге “Батыр” спортзалында шөгыльләнергә туры килде. Укып чыккан студентларны барлап, бәйгегә әзерләп, мәртәбәле зур бәйгене көтеп калабыз.

Хәмит БАЯЗИТОВ, “Арбор” җәмгыяте рәисе:
– Кулны сындырганчы, 27 яшькә кадәр көрәштем мин. Тазалыкны бетерә торган әйбер инде, әмма аның бөтен тормышы көрәш бит. Аннан егет кеше көрәшеп үсәргә тиеш инде ул. Көрәштән соң ике көн көлеп тә булмый торган чаклар була иде. Хәзер исә көрәшкән юк, әмма көрәшчеләр белән тыгыз элемтәдә торам. Арбор бит ул Айдар, Ринат Хәйретдинов кебек дөньякүләм танылган көрәшчеләр үстергән авыл. Хәзер дә шул юнәлештә эшлибез, тренерларыбыз балаларны кеченәдән үк мәйданнарда бил алышырга өйрәтә. Ел да балалар арасында бәйге уздырабыз, иң актив балага велосипед бүләк итәбез. Әле менә район башлыгы призына ныгытып әзерләндек.Әлеге мәртәбәле бәйгедә бер дә беренче урын алган юк, гел икедә калабыз, быел ничек тә бергә чыгасы иде инде! Бирсен Ходай!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш