Бинада ясалма боз һәм 252 урынга исәпләнгән трибуналар белән заманча боз аренасы җиһазландырылган
Татарстан Республикасында фигуралы шуу буенча республика мәктәбе ачылды. Ул Татарстанның фигуралы шуу үзәге базасында эшләячәк.
Спорт комплексының мәйданы 6 мең квадрат метрдан артып китә. Бинада ясалма боз һәм 252 урынга исәпләнгән трибуналар белән заманча боз аренасы җиһазландырылган. Спортчыларны әзерләү өчен разминка, тренажер һәм ике хореография залы, кардиотренировкалар өчен зона, шулай ук программа элементларын эшкәртү өчен махсуслаштырылган зал каралган.
Иң абруйлы ярышларның — Россия Чемпионатыннан һәм Гран-при финалыннан алып дөнья чемпионатына һәм Олимпия уеннарына кадәр — алтын медальләр иясе Алинә Заһитова яшь фигуралы шуучыларга бозда мастер-класс бирде, ә аннары фигуралы шууны яратучыларга үзенең чыгышын бүләк итте.
Вести Татарстан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев