Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Халыкара допинг-тестлаштыру агентлыгы Камилә Вәлиева белән булган хәлгә аңлатма бирде

Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасында ирекле программада турнирны ышанычлы җиңү белән тәмамлады.

Пекинда узучы Олимпия уеннарында Камилә Вәлиева белән булган хәл буенча бернинди рәсми карар да кабул ителмәде. Бу хакта Халыкара допинг-тестлаштыру агентлыгы (ITA) хәбәр итә.

«Халыкара допинг-тестлаштыру агентлыгы Пекинда узучы кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда ярышларында бүләкләү тантанасы кичектерелгәннән соң таралган төрле хәбәрләр турында белә. Әлеге вакыйгалар белән бәйле теләсә нинди белдерү һәрвакыт ITA сайтында дөнья күрәчәк һәм аларга башка төрле аңлатма бирелмәячәк. Бүгенге көндә мондый белдерү дөнья күрмәде», - дип шәрехли әлеге хәбәрне ТАСС агентлыгы.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары Камилә Вәлиеваның ярышлардан читләштерелмәячәге, ә Россия җыелмасы фигуралы шуу буенча команда турнирында яулаган алтын медален саклап калачагы турында хәбәр тараткан иде.

Моңа кадәр Вәлиеваның, имештер, допингка уңай тест тапшыруы турында хәбәр ителде. Insidethegames мәгълүматлары буенча, нәкъ менә 15 яшьлек Вәлиеваның тест нәтиҗәләре Пекинда узучы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирында Россия җыелмасына алтын медаль тапшыру тантанасының тоткарлануына сәбәпче булган.

Шунысын да искәртик: фигуралы шуу буенча Россия җыелмасы команда турнирында алтын медаль яулады. Камилә Вәлиева исә хатын-кызлар арасында ирекле программада турнирны ышанычлы җиңү белән тәмамлады.

Чыганак: ТИ

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада Камилә Вәлиева