23 декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен бочча ярышы узды.
Биредә Балтач командаса да матур уңышларга иреште. Балалар арасында Балтачтан Максим Александров һәм Кариледән Рузия Галиева Рузия - өченче, Константин Петров исә беренче урын яулап, диплом һәм медаль белән бүләкләнде.
Зурлар арасында Чулпан Габделганиева - беренче, Ева Александрова - икенче, Фәнис Сөләйманов өченче призлы урынга лаек булды, шулай ук диплом белән медальләр белән бүләкләнделәр.
- Ярышка оештырып алып барган тренер Фагыйль Гайнетдиновка һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди Чулпан Габделганиева.
Шунысы куанычлы булды Константин бу юлы беренче урын яулады. Узган ел аның өчен шушы бочча ярышларында уйнар өчен хәйрия концерт-театрлар уздырып һәм башка яктанда җыелган хәер акчаларына махсус кыйммәтле кул җайланмасы алынган иде. Карап торышка бочча гади туплар булып күренсә дә, аның үз авырлыгы бар. Куллары начар тоткан балаларга нәкь менә шул тупларны атуда кул җайланмасы кирәк. Игелекле кешеләр ярдәме белән алынган кул җайланмасы Константинга җиңү алып килде. Улының уңышларын күргән әнисе Света сөенеченнән елап җибәрде, ярдәм итүчеләргә ихластан рәхмәт укыды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев