Көрәшми бил ныгымый
Көрәшче батырларга Алмаз Нотфуллинның уллары медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Алдагы бәйгеләрдә дә очрашырга насыйп булсын!
Республика ярышларында район данын яклаучы егетләр матур гына көрәшеп, җиңәр инде бу батырыбыз, дип көткәндә көрәш тәмамланырга аз гына мизгелләр калганда, көндәшенә өстен чыгарга мөмкинлек биреп, күп тапкырлар оттырып куйгаладылар. Бу турыда районның татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Шәрипов тренерларга бу өлкәдә күнегүләр вакытында нык игътибар бирергә кирәклеге турында даими исләренә төшереп тора. Алай гына түгел, республика бәйгеләрендә югалып калмас өчен күрше районнардан, төбәкләрдән ярышларыбызга көрәшчеләрне чакыру гадәти хәл дип кабул ителә башлады.
21 нче февраль көнне Иске Салавыч авылында 2010 нчы елда туган һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында Нотфуллин Алмаз Рашит улы истәлегенә татарча көрәш бәйгесендә районыбызның 10 мәктәбеннән тупланган көрәшчеләр белән бергә Кукмара, Арча, Мамадыш, Малмыж шәһәрләреннән, Мари Иле Республикасыннан, Киров өлкәсенең Иске Йөрек авылыннан барлыгы 91 көрәшче катнашты. Бу исә республика ярышларында катнашу хокукын яулау мөмкинлеге биргән бәйгенең дәрәҗәсен тагын да югары күтәрде.
Ярышларны ачканда район башлыгы Рамил Нотфуллин яшь көрәшчеләргә җиңүгә омтылышны, ихтыяр көчен кечкенәдән тәрбияләргә кирәк һәм бу ярышларда катнашу ул сезнең максатчан булуыгызны бәяли, дип ассызыклады. Бәйгедә катнашмый, осталыкны үстереп булмый, бу бәйге дә шушы юнәлештә сезгә бер мөмкинлек, уңышлар сезгә, диде.
2004 елдан башлап «Нар», соңрак «Юлдаш» ширкәтләре призына Алмаз Нотфуллин тарафыннан оештырылган татарча көрәш турниры 2017 елдан аның истәлегенә уздырыла. Әтисенең бу башлангычын дәвам итүче Илназ, Искәндәр, Ильяс турнирны оештыруга җаваплы караганнар. «Татарстан» җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллин көрәшчеләрне ике тапкыр ашату һәм башка чыгымнарны үз өстенә алган. Ә көрәшчеләр келәмдә бар осталыкларын күрсәттеләр, бер-берсенең көрәш алымнарына күз салдылар. Җиңүчеләр исемлегендә күрше район, төбәк көрәшчеләренең күп булуы да алардан нык, чын батырлар килгәнен күрсәтте һәм күпмедер безнең яшь көрәшчеләргә чын дәрес булды, дип әйтергә нигез бар.
Ә хәзер җиңүчеләр белән таныштырып китәбез: 32 килограм: 1 нче урын — Ислам Шакиров (Арбор мәктәбе), 2 нче урын — Даян Әхмәдуллин (Балтач мәктәбе), 3 нче урын — Муса Фәйзрахманов (Арбор мәктәбе), Азамат Фәезов (Чепья мәктәбе); 36 килограм: 1 нче урын — Юныс Ризванов (Балтач гимназиясе), 2 нче урын — Сәмир Борһанов (Арбор мәктәбе), 3 нче урын — Раян Ганиев (Норма мәктәбе); 40 килограм: 1 нче урын — Арсений Дмитриев (Кукмара шәһәре), 2 нче урын — Данияр Гәрәев (Кукмара шәһәре), 3 нче урын — Раяз Хөсәенов (Арча шәһәре), 3 нче урын — Илдус Низаметдинов (Малмыж районы, Иске Йөрек авылы); 45 килограм: 1 нче урын — Арсений Афанасьев (Мари Иле республикасы), 2 нче урын — Руслан Әхмәтҗанов (Арча шәһәре), 3 нче урын — Хәлил Леонтьев (Чепья мәктәбе), 3 нче урын — Мөхәммәт Мифтахов (Арча шәһәре); 50 килограм: 1 нче урын — Рузәл Галимуллин (Смәел мәктәбе), 2 нче урын — Кәрим Нәҗипов (Кукмара шәһәре), 3 нче урын — Әмирхан Фәйзрахманов (Арча шәһәре), 3 нче урын — Дамир Галеев (Малмыж районы, Иске Йөрек авылы); 55 килограм:1 нче урын — Илнар Фәттахов (Кукмара шәһәре), 2 нче урын — Илья Михайлов (Мари Иле Республикасы ), 3 нче урын — Азамат Шакиров (Смәел мәктәбе), 3 нче урын — Данияр Габдрахманов (Кукмара шәһәре); 60 килограм:1 нче урын — Алмаз Гыйззәтуллин (Арча шәһәре), 2 нче урын — Ильяс Галеев (Малмыжрайоны, Иске Йөрек авылы), 3 нче урын — Данияр Маннапов (Салавыч лицее), 3 нче урын — Муса Галләмов (Сосна мәктәбе); 65 килограм: 1 нче урын — Әхәт Әскәров (Арбор мәктәбе), 2 нче урын — Ленар Егоров (Кукмара шәһәре), 3 нче урын — Ильяс Фәхретдинов (Чепья мәктәбе), 3 нче урын — Данил Гәрәев (Кукмара шәһәре); 70 килограм: 1 нче урын — Мөхәммәт Гыйбадуллин (Борбаш мәктәбе), 2 нче урын — Нургиз Нәҗипов (Салавыч лицее), 3 нче урын — Сөләйман Галимов (Борбаш мәктәбе), 3 нче урын — Альмир Хәбибуллин (Салавыч лицее); 75 килограм: 1 нче урын — Раяз Нәбиев (Балтач мәктәбе), 2 нче урын — Жасурбек Мирзакасимов (Арча шәһәре), 3 нче урын — Газинур Шиһапов (Арча шәһәре), 3 нче урын — Гомәр Галимуллин (Балтач гимназиясе); 80 килограм: 1 нче урын — Әнәс Мифтахов (Арбор мәктәбе), 2 нче урын — Данир Әхмәдиев (Арча шәһәре), 3 нче урын — Руслан Рыбаков (Мари Иле Республикасы), 3 нче урын — Әлфис Закиров (Пыжмара мәктәбе); 100 килограм:1 нче урын — Хәлил Шәйхетдинов (Мамадыш шәһәре), 2 нче урын — Әсхәт Габделхәев (Балтач гимназиясе), 3 нче урын — Рүзәл Хуҗин (Кукмара шәһәре); 100 килограмнан югары:1 нче урын — Илназ Гарифуллин (Смәел мәктәбе), 2 нче урын — Раяз Габдуллин (Салавыч лицее).
Көрәшче батырларга Алмаз Нотфуллинның уллары медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Алдагы бәйгеләрдә дә очрашырга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев