Көрәш өчен көрәш барды (+фоторепортаж)
Һәр елны Балтач муниципаль районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары белән узып баручы елны төгәллибез. Быелгы көрәш сезоны күңелдә нинди вакыйгалары белән кереп калды?
Балтач муниципаль районы башлыгы призына узучы быелгы ярышлар "Балтач" универсаль спорт залына районыбызның 21 төбәгеннән 134 көрәшчене җыйды. Декабрь аеның карлы-буранлы көннәрен урамда калдырып, чын район Сабантуен уздырдык. Соснадан төшкән бертөркем ветеран тальянчыларыбызның сыздырып җибәрүләре булды, ихтыярсыздан ямьле июнь айларына кайттык та утырдык. Быелгы ярыш моңарчы күрелмәгән тамашачыны җыйды. Трибуналарга сыймаган тамашачыларыбыз, хәтта, ярышларыбызда кунак сыйфатында чакырылган ветеран көрәшчеләребез янына төшеп утырырга мәҗбүр булды. Ветеран көрәшчеләребезне дә быел зурлап бәйрәм иттерә алдык. Араларында узган гасырның 70-80-90нчы елларында бил алышкан көрәшчеләребезне күрү безнең өчен дә зур шатлык булды. Залга җәелгән ике келәмдә дә ярышлар торган саен кыза барды. "Ай-яй, моннан ун еллар элек булган "азарт" көрәшчеләребезгә кайта башлаган бит. Көрәш өчен көрәш бара бит монда", дип куйды бер мәлне заманында республика келәмнәрен үз кулында тоткан легендар көрәшчебез, РСФСРның спорт остасы - Рифкать Хөсәенов.
Ачылыш тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин сүзендә торып, көрәшчеләребезгә вәгьдә иткән акчалата бүләкләр тапшырып, аларны алда торган Муса Җәлил истәлегенә узучы ярышларга рухландырды. Көрәш дөньясында легендар шәхесләребез булган бертуган Фәрит, Фаил Әхмәдиевлар да район көрәшчеләренең җиңүләре белән горурлануларын яшермәделәр, аларга тагын да зуррак уңышлар теләүләрен белдерделәр. Чыннан да, горурланырлыгыбыз бар шул! Халык белән шыгрым тулы залның алкышлары да көчле булды. Шау-шудан, көч биреп торулардан зал тынмады. Бәйрәм залга гына сыешмыйча урамга да чыкты. Анда табада чыжлап коймак, казанда пылау пеште, шашлык кызып торды, самавырларда чәй кайнап торды. Ай, көрәш көчле барды быел. Бигрәк тә команда беренчелегенә. Һәркем, беренче урынга чыккан команда өчен куелган тәкәгә дәгьва итте. Әмма, яңгуллыларга тиңнәр табылмады. Тәкәне, алган имгәнүләрдән соң тазарып, келәмдә беренче адымын ясап, икенче урынга чыккан спорт остасы Ранил Сафиуллин җилкәсенә салырга туры килде. Икенче урынга Арбор ир-егетләре лаек булса, өченче урынны бөтен дөньяны шаккатырып, "Татарстан" хуҗалыгы егетләре яулады. Үзе дә келәмгә кереп бил алышкан тренерлары Алмаз Галиевның беренче зур җиңүе булды бу. Инде аерым үлчәүдәге беренче-дүртенче урыннардагы җиңүчеләребез белән дә танышып чыгыйк.
60 кг. кадәр үлчәү авырлыгында: 1 урын Дамир Ишморатов /"Татарстан"/, 2. Булат Һадыев /"Арбор"/, 3. Расил Сабирҗанов /Тимирязев исем./, 4. Ислам Галимов /"Труд"/.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев