Көрәш сезонын Арборда башладык (фото)
23нче көрәш сезонына Арбор җирлегендә старт бирелде.
Гадәттәгечә, ярышлар тантаналы ачылудан башланып китте. Бер-бер артлы сүз алып, чыгыш ясаучылар балаларны яңа сезонга аяк басу белән котладылар, келәмнәрдә аларга уңышлар теләделәр. Ярышлар алдыннан гына районыбызда эш визиты белән Россиянең татар көрәше федерациясе рәисе Җәүдәт Миннәхмәтов булып киткән иде. Шушы вакытта ул район көрәш федерациясе рәисе, РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев белән очрашырга вакыт тапты, районыбызда татар көрәшенең бүгенге халәте белән кызыксынды. Үзенең бүләкләрен дә калдырды. Район көрәш федерациясе рәисе шул бүләкләрнед берсен август аенда 60 яшен тутырган район көрәш федерациясенең баш секретаре Нурзада Сәмигуллинга тапшырды. Моннан тыш, аның бүләкләренә яшь көрәшчеләребез Нормадан Эмиль Гарифуллин, Смәелдән Илназ Якуповлар да лаек булды. Рәхмәт, олы кунагыбыга. ел да баларыбызны сөендерп торучы"Арбор" җәмгятеяте җитәкчелегенә. Аларның тырышлыгы белән 33 көрәшчебез акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр белән кайтып киттеләр. Аллага шөкер, көрәшләребез дә бернинди травмасыз, матур гына узып китте. Җиңү яулаган балаларыбыз җиңүләренә куанса, җиңелгәннәренә җиңелү ачысы татырга туры килде. Нишлисең инде, шуның өчен ярышлар инде ул. Аннары ярышларның тагын бер яхшы ягы бар, тренерларыбызның ничек эшләвенә үзе бер нәтиҗә дә ул. "Бүгенге көндә тренировкага бер Смәел авылыннан гына 33 бала йөри"дип сөенә, тренерлары Альберт Миннеханов. Тырыш хезмәте дә күренеп тора. Әлеге ярышта да алар чепьялылардан гына калышып, икенче урынга лаек булдылар. Өченче урынга исә, яңгуллылар чыкты. Бөрбаш, Салавыч авылларыннан көрәшче егетләребезнең призлы урыннарга керүләре дә күңелләребезгә рәхәтлек бирде.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев