Әле менә якын дустым, "Сабантуй" журналының баш редакторы Илназ Фазуллинның Теләчедә узган ярыш турында мәкаләсен укыдым да, ирексездән кычкырасым килде. "Илназ дустым, безгә кил, "орчык" кадәрле батырларның бездә саны-сагышы юк".
Инде ул балаларның ярышка атлыгып торуына шулкадәр күнегелгән, бу зурыраклар ярышына да килми калмаслар әле дип, үзем белән шундыйлар өчен һәр ярышка диярлек бер комплект медаль йөртә башладым. Менә бу ярышта да шулай булды. Бөрбашта татар көрәшенең легендасы булган, Татарстаның атказанган көрәш остасы, мәрхүм Фидаил Шакиров истәлегенә узучы ярышлар бигрәк тә менә шул "орчык " кадәрлеләрнең көтеп ала торган ярышына әйләнде инде. Хәер, бүләкләре дә, медальләре дә аларның күзләрен кызыктыра торган була шул. Элегрәк, 25 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында да көрәшә торганнар иде бу ярышта. Ләкин ни сәбәпледер, бу елны безнең бу үлчәү авырлыгы куелмаган булып чыкты. Әнә бер Смәел авылыннан гына ярышларга мондый балалар 8 булып килгән булсалар, Балтачтан алар - 4, Бөрбаш-Аланнан - 8, Чепьядан - 5 булып чыктылар. Шуннан тренерлар белән киңәшләшеп алганнан соң, өстәмә 25 килограммга кадәр үлчәү авырлыгы куярга туры килде. Әнә шулай итеп, 25 һәм 30 килограмм үлчәү авырлыкларына 20 бала җыйналдылар. Рәхмәт, Наил абыйга, шушы көннәрдә генә 70 яшен тутырган остазыбыз, ни арада бүләкләрен дә юнәтеп куйган иде.
Башка елларны бу ярышка ут күршеләребез дә килә торган иде. Күбесенең үзләрендә ярышлар булып чыкты. Кукмараның Сәрдекбаш авылыннан гына бик оста яшь көрәшчеләр бер җиңел машина белән килеп, чемпион булып киттеләр, анысы. Үзебезнекеләр дә кимен куймады. Матур ачылды ярышларыбыз. Бөрбашның көрәшче Шакировлар династисенең бар кешесе дә бар иде бу юлы. Дамир, Рафаэль, Наил, Сәет, Илшат. Барысы да заманында үзләренең көч-куәте белән тирә-якны дер селкетеп торган көрәшчеләр. Балаларга шушы кешеләрне үз күзләре белән күреп тору да - үзе бер зур сөенеч, горурлык.
Ну, кызды инде, келәмнәр... 98 көрәшче ут иттеләр... Әле ике дистәгә якын көрәшчесе булган кайбер үлчәү авырлыкларын "олимпия" системасы белән уздырырга да туры килде. Малмыж районы Иске Йөрек авылыннан Яңгулга менеп шөгыльләнә башлаган, беренче адымнарын гына ясаган, Ильяс Нигамадянов өчен генә травма алу сәбәпле, бик үк уңышлы ярыш булмавын искә алмасак, ярышлар үз югарылыгында узды диясе килә. Билгеле, команда беренчелегенә дә төп көрәш әйткәнемчә, Яңгул, Чепья, Смәел малайлары арасында барды. Һәм команда урыннары да нәкь мин язган тәртиптә бүленде. Ярышларга килгән кешеләр матур тойгылар белән таралышкандыр. Көрәше дә менә дигән булды, җыры-моңы да, пылавы да, коймагы да. Рәхмәт инде, бертуган Шакировларга, кияүләре Робинзон Майсурадзега, "Бөрбаш" җәмгыятенә. Хәтта җырчылары да үзләренеке бит. Әле ниндие, диген! Наил абыйның оныгы Галия - республикакүләм конкурслар лауреаты. Мәктәп директоры Гүзәл Бариевага рәхмәтнең тагын да зурырагын әйтәсе килә. Келәмдәге көрәштән кала, барлык оештыру эшләре, урамдагы бәйрәм аның өстендә иде.
Инде аерым үлчәү авырлыгындагы җиңүчеләр белән таныштырып узыйк.
25 килограммга кадәр - 1. Ислам Йосыпов /Чепья/, 2. Эльмир Тукранов /Бөрбаш/, 3. Сөләйман Насыйбуллин /Алан/.
30 кг.кадәр - 1. Ильяс Йосыпов /Чепья/, 2. Әлфис Галимов /Бөрбаш/, 3. Җәмил Зиннәтуллин /Смәел/.
36 кг.кадәр - 1. Илшат Гыйниятуллин /Кукмара/, 2. Нияз Әскәров /Арбор/, 3. Наил Мортазин /Чепья/.
40 кг.кадәр - 1. Алмаз Галләмов /Арбор/, 2. Дәниф Зарипов /Салавыч/, 3. Артур Муллагалиев /Чепья/.
43 кг.кадәр - 1. Кәрим Ногманов /Чепья/, 2. Айрат Тимербаев /Бөрбаш/, 3. Ранил Әүхәдиев /Бөрбаш/.
46 кг.кадәр - 1. Рәсим Зәйнуллин /Яңгул/, 2. Руфин Афанасьев /Чепья/, 3. Рүзәл Гафуров /Кенә/.
50 кг.кадәр - 1. Илгизәр Галимуллин /Смәел/, 2. Фәнис Нигамадянов /Яңгул/, 3. Тимур Зайцев /Нөнәгәр/.
55 кг.кадәр - 1. Илгиз Галимов /Кукмара/, 2. Илсаф Латыйпов /Салавыч/, 3. Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш/.
60 кг.кадәр - 1. Айзат Гәрәев /Балтач/, 2. Айнур Галимуллин /Яңгул/, 3. Данил Напольских /Чепья/,
65 кг.кадәр - 1. Рәниф Камалов /Нөнәгәр/, 2. Рөстәм Сираҗиев /Чепья/, 3. Илназ Мөхәммәтгалиев /Чепья/.
70 кг.кадәр - 1. Илсаф Фәхретдинов /Кукмара/, 2. Раил Вәлиев /гимназия/, 3. Станислав Павлов /Кече Лызи/.
70 кг.нан югары үлчәүдә - 1. Әлфис Гыйләҗетдинов /Салавыч/, 2. Алмаз Рәфыйков /Салавыч/, 3. Дмитрий Никифоров /Кече Лызи/.
Нет комментариев