Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кырык җиденче турнир

1-2 март­та Мамадышта "Татарстан яшьләре" газетасы призларына 16-18 яшьлек үсмерләр арасында турнир үтте. Анда 39 командадан 298 яшь батыр бил алышты.

Һәр бәйге — анда кемнәр катнашуы, нинди мактаулы кунаклар килүе белән дәрәҗәле. Менә бу юлы да тренерлар һәм хөкемдарлар арасында без Әүхәт Мөхәммәдиев (Кама Тамагы), Ранил Габдрахманов (Балтач), Илфир әнвәров (Актаныш), Рүзил Ганиев, Рим Синәкәев, Руслан Нургалиев (Әлмәт), Минрахман Ваккасов (Кукмара) кебек атказанган спорт осталарын күрдек. Алар бүгенге яшь батырлар өчен өлге булып торалар. Димәк, милли көрәшебездә буыннар чылбыры өзелми, аларның шәкертләре дә остазлары кебек көчле, батыр булып үсәргә омтыла.

Ә келәмдәге бил алышуларга килсәк, һәр авырлык үлчәвендә дә көч сынашулар бик кискен барды. Узган елгы чемпионнардан Илназ Рамазанов (Тукай), Динар Әүхәдиев (Түбән Кама) һәм Альберт Сәхәбиев (Зәй) кенә титулларын саклап кала алдылар. Әлеге егетләрне һәм яңа чемпионнарны хәтерләп калыгыз (язмабыз ахырында чемпионнарның һәм бүләк алучыларың исемлеге бирелә), алдагы елларда бүгенге ир-егет чемпионнарга нәкъ менә шушы егетләр көндәш булачаклар.

Әгәр дә турнирыбызның тарихына мөрәҗәгать итсәк, 1973 нче елдан бирле үткәрелә ул. Димәк, монысы инде, язмабызның башында әйтелгәнчә, кырык җиденче турнир. Әлеге бәйгедә бил ныгытып, соңрак Русия, Европа, дөнья келәмнәрендә зур җиңүләр яулаган көрәшчеләрәбезне санасак та байтак урын кирәк булыр иде. «Т.Я.» призларына үтүче бу бәйгедә иң күп җиңүне Балтач егетләре яулаган. Алар 12 тапкыр күчмә Кубокны яулаганнар. (Иң соңгы тапкыр — узган елда гына). Кукмара көрәшчеләре исәбендә — 6, Арча яшь батырлары 5 тапкыр кубокка ия булган. Теләче, Әлмәт көрәшчеләре исәбендә өчәр җиңү бар. Элекке елларда җиңүчеләр арасына шулай ук Питрәч, Казан авыл хуҗалыгы институты, Мамадыш (ике тапкыр), Актаныш, Апас, Яшел үзән, Түбән Кама, Чаллы, Зәй командалары да керде. ә кубок яуларга берәүгә дә беркем дә комачауламый. Моның өчен бары тик шул төбәктә тренерлар үстерү, мәктәпләрне келәм белән тәэмин итү кебек эшләрне җайга салырга гына кирәк. Шул чагында чемпионнар да булачак. Моның шулай икәнлеген Балтач, Арча, Теләче, Түбән Кама, Әлмәт төбәкләрендә күптән расладылар инде.

Ә инде командалар алган урыннарны карап, кайсы төбәктә милли көрәшебезгә нинди дәрәҗәдә игътибар бирелүен чамаларга мөмкин. Әйтик, быел Казаныбызның Авиатөзелеш-Яңа Савин районнарында яшәүче егетләр команда беренчелеген оттылар. Димәк, башкалабызда милли көрәшкә игътибар арткан дигән сүз бу. Балтач, Түбән Кама, әлмәт, Мамадыш, Актаныш, Кукмара, Теләче көрәшчеләре дә елның елында мактаулы унлыктан аска төшмиләр.

Әнә бу турнирда да элегрәк үзләрен әлләни күрсәтә алмаган Ютазы, Чүпрәле, Минзәлә вәкилләре призлы урынга чыгып, акчалата бүләкләр, «Т.Я.» футболкалары белән бүләкләнделәр. Чемпионнар исә моңа өстәп «Тормыш — үзе көрәш» дигән китапка да ия булдылар.

Атлас ГАФИЯТОВ.

(«Татарстан яшьләре» газетасыннан кыскартып бирелде).

90 кг. - 1.Хуҗин Фарис (Актаныш), 2.Зарипов Багир (Теләче), 3.Николаев Станислав (Зәй), Шәрифҗанов Илсаф (Балтач).

Командалар беренчелеге: 1.Казанның Авиатөзелеш - Яңа Савин районы. 2.Теләче. 3.Әлмәт. 4.Мамадыш. 5.Балтач. 6.Актаныш. 7.Кукмара. 8.Саба. 9.Чаллы. 10.Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш