Ландыш Гарифуллина: «Шахмат ул минем тормыш, яшәү өчен илһам чыганагы»
Районыбызда шахмат-шашка федерациясе күптәннән эшләп килә. Соңгы дистә елдан артык аны Балтач «Агрохимсервис» оешмасы директоры Наил Гыйләҗев җитәкли.
Шахмат уены ерак Индиядә безнең эраның беренче гасыр башында барлыкка килгән дип фаразлана. 5-8 гасырларда ул үзгәрешләр кичереп, урта һәм кече Азия илләре аша Европага, соңрак Россиягә керә. Уен тәртипләре һәм кагыйдәләре барлыкка килеп, ул бүгенге без яратып уйный торган шахмат уенына әверелә. СССР заманында шахмат уен гына түгел, ә сәясәтнең бер юнәлешен тәшкил итә.
Октябрь революциясенә кадәр һәм аннан соңгы вакытта Советлар илендә дистәдән артык шахмат буенча дөнья чемпионы барлыкка килә. Бүгенге көндә дә илебездә, шул исәптән республикада, районыбызда шахмат уенынын үстерүгә, аны пропагандалауга зур игътибар бирелә.
Алыштыргысыз иганәче
Районыбызда шахмат-шашка федерациясе күптәннән эшләп килә. Соңгы дистә елдан артык аны Балтач «Агрохимсервис» оешмасы директоры Наил Гыйләҗев җитәкли.
— Шахмат уены мавыктыргыч, ул кешенең логик фикерләү сәләтен арттыра, шахмат уйнаучыда сабырлык, алдан күрә белү шикелле сыйфатлар тәрбияли. Федерация җитәкчесе буларак, мин үземнең бурычым итеп районда шахмат уенын пропагандалау, бу уенга мөмкин кадәр балаларны, яшьләрне тарту, талантлы уенчыларыбызны барлау, аларга профессиональ яктан үсәргә мөмкинлекләр тудыру, дип уйлыйм. Шулай ук районныбызның җыелма командасын туп-лау, аны төрле ярышларда катнаштыру, транспорт белән, акчалата ярдәм итү кебек беренчел бурычларны да хәл итеп барабыз, — ди Наил Гыйләҗев. Барлык чыгымнарны исәпләсәң, хәйран зур сумма чыга, әмма бу оешмада моны икенче дәрәҗәдәге эш дип кабул итмиләр, авырсынмыйча, үзләренә алган йөкләмәләрен үтәп баралар.
Федерация исеме ас-тында 2024 елда балаларга ярышлар даими үткәрелде. Нурислам Шакиров призына, районыбызның «Хезмәт» газетасы редакциясе һәм Салавыч җирлегендә Фоат Юсупов истәлегенә уздырыла торган турнирлар балаларда шахматка кызыксыну уяту өчен бер дигән чара булып тора. Шулай ук «Игенче» күмәк хуҗалыгы призына, Карадуганда Сәмигуллин Харрас ага, Чепьяда Таһир ага Кадымов истәлекләренә, Доргада «Активист» хуҗалыгы призына зурлар өчен һәм балаларга мавыктыргыч ярышлар уздырыла. Ә инде кышкы сезонда 2 ай дәвамында районыбызда зурлар һәм балалар арасында шахмат спартакиадасы гөрли. Монда шахмат сөючеләргә үз көчләрен төрле уенчылар белән сынап карарга мөмкинлек тудырылган, җиңүчеләр соңрак төрле яшьтәгеләр арасында аерым билгеләнә. Бу ярышның чыгымнарын турыдан-туры федерация җитәкчесе Наил Гыйләҗев күтәрә.
Районыбыз алар белән горурлана
Инде традициягә әверелгән, һәр елның апрель аенда Балтач «Агрохимсервис» оешмасы призына республикакүләм ярышларда Татарстаннан гына түгел, күрше чиктәш республика районнары командалары да киләләр. Районыбыз шахматчылары өчен менә дигән практика бу ярышлар.
Яз көне Актанышта авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында үткәрелүче ярышта Әмир Абдрахманов үз яшендәгеләр арасында икенче урынны алды.
Ел саен Саба Лесхозында зурлар һәм балалар арасында Нургали Миңнеханов истәлегенә үтүче ярышларда районыбыз спортчылары: Раидә Мәрданова 2015 елда һәм соңрак туган кызлар арасында — беренче, Сәйдәш Камалов үз яшьтәшләре арасында — икенче, Әмир Абдрахманов беренче урынны, мастерлыкка кандидат спортчылар арасында Ландыш Гарифуллина — икенче, хатын-кызларда Рамилә Шәһимәрданова шулай ук икенче урынны яулады.
Быел беренче тапкыр Сабада 2015-16 елда туган балалар арасында республикакүләм турнир оештырылды. Әлеге ярышта өметле яшь шахматчы кызыбыз Раидә Мәрданова икенче призлы урынны яулады, Иван Макаров үз яшьтәшләре арасында дүртенче урынга лаек булды. Кукмарада узучы Татарстанның төньяк районнары арасында уздырылган турнирда Әмир Абдрахманов яшьләр арасында матур уеннар күрсәтеп, беренче урынны алды.
Республикада узучы «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында шахматчыларыбыз ел саен уңышлы чыгыш ясыйлар, агымдагы елда да Ленар Сәлахов, Ландыш Гарифуллина составында районыбыз командасы өченче урынга лаек булды.
Хатын-кызлар арасында май аенда уздырылган Татарстан буенча шәхси беренчелектә Ландыш Гарифуллина хатын-кызлар арасында үзенә тиң булмауларын тагын бер кат раслап, беренче урынны яулады.
Шахматның кыска вакытка уйнау төреннән дә егет-кызларыбыз уңышлы чыгыш ясыйлар, авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасындагы турнирда 2007-2009 елгы яшьләр арасында Әмир Абдрахманов икенче урында булды.
Август аенда Казанда үтүче республика беренчелегендә Раидә Мәрданова 2015 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында шахматның блиц төреннән беренче урынны яулады.
Сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә үткән шах-матның кыска вакытка һәм блиц төреннән республика беренчелегенә командалар арасында Әмир Абдрахманов, Сәйдәш Камалов, Ландыш Гарифуллина һәм Рамилә Шәһимәрданова составында Балтач командасы призлы өченче урынны яулый алды.
Ноябрь аенда Казан шәһәрендә уздырылган классик шахмат төр буенча уздырылган рес-публика чемпионатында Ландыш Гарифуллина, Раидә Мәрданова, Рамилә Шәһимәрданова составында районыбызның кызлар командасы өченче урынны, Рөстәм Камалов, Сәйдәш Камалов, Әмир Абдрахманов, Илнар Сафин, Ленар Сәлахов уйнаган ир-егетләр командасы беренчелекне яулады.
— Бүгенге көндә мәктәп-кәчә яшьтәге балалар арасында өметле шахматчы балаларның булуы спортның бу төре буенча киләчәгебезнең якты булуына ышанычны арттыра, — ди тренер Ландыш Гарифуллина. — 10 яшькә кадәрге балалар арасында Самир Мөхәммәтгалиев, Макар Иванов һәм кызлар арасында Раидә Мәрданова матур нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Бүгенге көндә республика, төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә үтүче шашка ярышларында Динар Закиров даими рәвештә призлы урыннар алуы инде хисапсыз, аңа алда да уңышлар телибез.
Республика муниципаль хезмәткәрләре арасындагы спартакиада ярышларында Илнар Сафин, Рәзинә Сәләхетдинова елның елында уңышлы чыгыш ясыйлар, район командасының призлы урында булуында аларның өлеше зур.
Гомумән, 2024 елда узган шахмат ярышларына күз салганда, аларның һичшиксез уңышлы булуын танырга кирәк һәм бу зур җиңүләр егет-кызларыбызның, балаларыбызның көндә-лек шөгыльләнүләре, тренерларның, әти-әни-ләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 2025 һәм алдагы елларда да Сезгә уңышлар юлдаш булсын!
Яраткан тренер
Ландыш Гарифуллина районда шахмат-шашка уенын пропагандалауда, балаларны бу спорт төренә тартуда зур өлеш кертә, үзенең шәхси үрнәге белән шахматчыларга өлге булып тора. Әйдә сүзне үзенә бирик әле: — Мине шахмат уйнарга 5 яшемдә әтием өйрәтте. (Ландышның әтисе татар дөньясында танылган көрәшче, тренер, РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин — ред.). Ялты яшемдә инде район ярышларында катнаша башладым, күпләрне шаккаттырып, үземнән зур яшьтәгеләр арасында призлы урыннар алдым.
Бүгенге көндә Ландышның бик күптөрле турнирларда катнашып алган медаль, кубок һәм мактау хатларын бергә җыйсаң, үзе бер зур стенаның буеннан буена биләрлек булыр иде. Әмма ул бервакытта да һаваланып йөрми, барсын да сабыр гына кабул итә белә. Татарстан беренчелегендә берничә тапкыр беренче, икенче, өченче урыннарны яулады, авыл районнары арасында үткәрелгән республика ярышларының күп тапкырлар чемпионкасы. Төрле җирлекләрдә, күрше төбәкләрдә уздырылган бихисап турнирларның җиңүчесе дә ул.
Бүгенге көндә Ландыш район спорт мәктәбендә шахмат буенча тренер булып эшли, түгәрәккә йөрүче укучылары белән уртак тел таба белә. Укучылары зур, дәрәҗәле конкурста аңа тавыш биреп, «Минем яраткан тренерем» исеменә лаек булуын шатланып кабул иттеләр.
— Минем тормышымда шахмат бик әһәмиятле урын алып тора. Ул миңа авырлыкларга бирешми, көчле булып калырга, төрле катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын табарга булыша. Шахмат ул минем өчен тормыш, яшәү өчен илһам чыганагы, яраткан эшем, — ди Ландыш Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев