Әмир Әкбәров: «Шахмат минем юлдашым»
Спорт

Әмир Әкбәров: «Шахмат минем юлдашым»

Шахмат. Бу уен борынгы заманнардан ук Һиндстанда уйнала башлаган. Шахмат уенында кеше тиз һәм төгәл фикерләргә тиеш.

Мине дә кечкенә яшемнән үк әтием шул уенга өйрәтте, чөнки әти үзе дә шахматны оста уйнаган һәм мәктәпнең чемпионын җиңгән. Аның үрнәгендә мин дә осталыгымны ел саен арттыра бардым һәм күп ярышларда җиңүләргә ирештем. Шулай да быелгы уку елында булган беренче ярыш минем өчен уңышлы булмады, ләкин барыбер бу ярышларны көтеп алам, чөнки яңа кешеләр белән танышам, районыбызның төрле мәктәпләрен күрәм, сәяхәт итәм.

Әкбәров Әмир,
Балтач гимназиясе,
6А сыйныфы укучысы.

250

Нет комментариев