Әмир Татарстанның иң яхшы чаңгычысы (+фото)
Спорт

Әмир Татарстанның иң яхшы чаңгычысы (+фото)

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең “Корстон” үзәгендә иң яхшы чаңгычыларны бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләнүчеләр арасында Казан олимпия резервы училищесының 2нче курс студенты, Балтач егете Әмир Сөнгатуллинның булуы аеруча куанычлы. Балтач гимназиясендә укыганда ук чаңгы ярышларында гел призлы урыннарда булган, студент булгач та зур җиңүләр яулаучы райондашыбыз быелгы сезонда республика буенча беренче булды. 21 майда Әмир Кисловодск шәһәрендә узучы спорт җыеннарында чыгыш ясаячак. Ул 2003-2004 елгы спортчылар арасында чаңгы ярышларында катнаша.


Нет комментариев