Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Нәргизә, Назлыгөл, Мәдинә - йөзү буенча йолдызлар!

Афәрин, кызлар, афәрин, тренерлар!

Бүген «Дулкын» бассейнында узган йөзү ярышларында районыбызның йөзү спортында йолдызга әверелгән кызларыбызны да бүләкләделәр.

Әлеге кызлар районда бассейн ачылганнан бирле үзләрен төрле дәрәҗәдәге йөзү ярышларында сынап, республика, регионара, Рәсәйкүләм ярышларда уңышларга ирешергә өлгерделәр.

Нәргизә Зарипова декабрь аенда башкалабызда узган ярышларда спорт остасына кандидат нормаларын үтәде. Назлыгөл Шәрипова белән Мәдинә Габдрахманова 1 разрядлы йөзү осталары булдылар. Кызларның барысы да бик тырыш, максатларына ирешергә атлыгып торалар, әти-әниләре балаларының сәләтләрен үстерү, осталыкларын арттыру өстендә даими эшли.

Тренерлары Андрей Степановның да үз эшенең остасы булу, таләпчәнлеге нәтиҗәсе дә бу. Афәрин, кызлар, афәрин, тренер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев