Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 3 көн ялда Ор авылы халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте.
22 февраль көнне кичке 6 да клубта теннис ярышлары оештырылды. 18 ир - егет үз осталыкларын күрсәттеләр. Үзара ярышырга хәтта Кенә, Кенәбаш авылыннан да егетләр килгән иде.
23 февраль көнне иртәдән боз өсте шау итеп торды, чөнки бу көнне хоккей ярышлары үткәрелде. Уеннарда 6 команда ярышты. Бу командалар өчен җан атарга хәтта әбиләр дә килгән иде. Бу бәйрәм чараларын оештырган өчен авыл халкы клуб мөдире Айрат Гайнуллинга бик рәхмәтле. Менә шулай күңелле итеп бәйрәм итте Ор авылы халкы.









Нет комментариев