Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ралиф Әскаров: “Җитәкчелек тарафыннан кызыксыну җитми”

Чаңгы спорты дип әйтүгә күзалдына иң элек районда чаңгы спортын үстерүгә зур өлеш керткән, бу юнәлештә армый-талмый бүген дә хезмәт куючы Ралиф Әскаров күзалдына килә.

Балтач чаңгычыларын районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ралиф әфәнде һәм аның укучылары хакында сайтыбызда даими яктыртып барабыз. Күптән түгел алар хакында "Балалар спорты" да язып чыкты. Чаңгы спорты турында остаз менә нәрсәләр уйлый:
- Безнең чаңгы мәктәбендә 40лап бала шөгыльләнә. Республика беренчелегендә, Татарстан кубогына үткән ярышларда даими призлы урыннар алып киләбез. Зәйнәп Нигъмәтҗанова, Әмир Сөнгатуллин, Равил Хөснетдинов, Аяз Исмәгыйлевны аерым атап үтәсем килә. Алар бик өметле чаңгычылар.

- Ярышларда даими катнашасызмы?
- Мөмкинчелеккә карап катнашабыз. Финанслау мәсәләсе бик начар. Транспортны да үзебез кайгыртабыз. Җитәкчелек тарафыннан кызыксыну җитми. Шулай ук инвентарьлар - чаңгы, таяклар, майлау чаралары юк. Булганнары да бик искерде. Чаңгы трассасын да яхшыртыр идек.

- Нинди планнар, максатлар, бурычлар белән яшисез?
- Татарстан җыелма командасына сәләтле егет-кызлар әзерләү. Хыялым Балтач чаңгычыларын Россия җыелма командасында күрү. Һәм мин моңа бик ышанам.
Амин, шулай булсын. Безнең яшь чаңгычыларыбыз моңа бик лаек, юкса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250