Район башлыгы призына кайсы чаңгычы лаек булды? (+фоторепортаж)
10 мартта “Сабантуй " ял паркындагы чаңгы трассасында муниципаль районы башлыгы призына чаңгы ярышлары булып узды.
Ярышларда 200гә якын спортчы катнашты. 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар - 2 км, 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар 5 км араны узды, ә 40 яшькә кадәрге ир-атлар 7 км дистанциядә көч сынашты.
40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар:
1 урын – Сидәрия Давлекова (“Балтач газы”)
2 урын – Роза Хөснетдинова (спорт мәктәбе)
3 урын – Әлфия Әүхәдиева (Кече Лызи авыл җирлеге)
40 яшькә кадәр хатын-кызлар:
1 урын – Зәйнәб Нигъмәтҗанова (спорт мәктәбе)
2 урын – Алинә Иванова (“Дуслык” җәмгыяте)
3 урын – Марина Григорьева (Кече Лызи авыл җирлеге)
40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар:
1 урын – Сергей Григорьев (спорт мәктәбе)
2 урын – Михаил Павлов (“Дуслык” җәмгыяте)
3 урын – Владимир Алексеев (Шубан авыл җирлеге)
Ир-атлар 40 яшькә кадәр:
1 урын – Роман Никитин (“МДСУ-1”)
2 урын – Ленур Галимҗанов (спорт мәктәбе)
3 урын – Станислав Григорьев (Тукай исемендәге җәмгыять).
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев