Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россия Яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшәчәк

Хәзерге вакытта РФ Спорт министрлыгы Стратегия-2030 нигезендә илгә максималь санда эре проектларны җәлеп итү өчен эшли.

Россия Яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва кыла ала. Бу хакта РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

"Якын арада без Яшүсмерләр Олимпия уеннарын уздыру хокукына дәгъва итә алабыз. Хәзер анда үткәрү графикларына үзгәрешләр кертелә һәм Сенегалда 2022 елгы узарга тиешле уеннар 2026 елга күчерелә. Шуңа күрә ситуацияне күзәтеп торачакбыз һәм яңа елның нәрсә күрсәтәчәген карарбыз", - диде Кадыйров.

Өстәвенә, Россиянең 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарын һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыру буенча уникаль тәҗрибәсе бар инде.

"Без 2030 елга кадәр физкультура һәм спортны үстерү стратегиясе кысаларында, максималь санда эре проектларны җәлеп итү өстендә эшләячәкбез. Шул исәптән, уникаль инфраструктурага ия булган Казан кабул итүче шәһәргә әйләнсен өчен», — дип билгеләп үтте спикер.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак, видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube да күрергә мөмкин.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада андрей кузьмин Интервью без галстуков