Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Рөстәм нәни балаларны сөендерде (+фоторепортаж)

Бүген 1 нче номерлы балалар бакчасында Рөстәм  Камалов призларына шахмат ярышлары үтте.

Әлеге ярышта Балтач бистәсендә урнашкан балалар бакчаларыннан барлыгы 16 бала катнашты. Бәйрәм чарасын уздыруга бакча коллективы зурлап әзерләнгән. Ярыш музыкаль чыгыш белән башланып китте.

Ярышлар бик матур үтте.  Иң куанычлысы, балалар матур уен күрсәттеләр. Бу ярышта беркем дә бүләксез калмады. Иганәчеләр һәр  катнашучыга Мактау таныклыгы һәм бүләк тапшырды.

Ураза аенда шундый матур ярыш үткәреп,  балаларны шатландырганнары өчен Камаловлар гаиләсенә  1нче номерлы балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Хәйруллина исеменнән  зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат