Динарны, аның әти-әнисен, һәм тренерын котлыйбыз!
6-9 февраль көннәрендә Казан каласында рус шашкасы буенча Республика беренчелеге узды. Беренчелектә 60 шашка уйнаучы бала катнашты.
Шашка, шахмат буенча олимпия резервындагы һәм Р. Нәҗметдинов исемен йөртүче спорт мәктәбендә узган әлеге бәйгедә районыбызның талантлы яшь спортчысы Динар Закиров үз яшьтәшләре арасында икенче урынны яулады.
Динарны һәм аның тренеры Ландыш Гарифуллинаны ихластан котлыйбыз!
Нет комментариев