Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сабантуйлар «грозасы»...

Фидаил батырның бар дөньяны шаулаткан чагы. Кайсы төбәк Сабан туена бармасын, аны хөрмәт белән каршы алганнар.

Узган гасырның 70-80 еллары... Фидаил батырның бар дөньяны шаулаткан чагы. Кайсы төбәк Сабан туена бармасын, аны хөрмәт белән каршы алганнар. Аның көрәше үзе бер сәнгать булган. Казан районнары Сабантуйларына килүгә, аның белән иң беренче райком секретарьлары кызыксынган. Актанышта район Сабан туен карарга килгән КПССның өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев та аның көрәшенә соклануын яшермәгән. Сабантуйдан соң үзенә чакырып алып, аның көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән кызыксынган. «Синең матур көрәшең өчен», дип эшенә йөрергә «Москвич» машинасы кайтарткан. Әнә шулай итеп, Фидаил татар көрәшенең кабатланмас легендасына әйләнә. Даны республикабызга гына түгел, чит төбәкләргә дә тарала. Малмыж районы Сабан туеның да көтеп алынган кунагы булган ул. Урыслар аны күрүгә үз итеп, «гроза Сабантуев приехал», дип әйтә торган булганнар. Чыннан да, үзенең бетмәс-төкәнмәс җиңүләре белән бөтен якын-тирәне дер селкетеп торган көрәшчегә әверелә ул. 5 тапкыр – Татарстан, 2 тапкыр – Рәсәй, 6 тапкыр иң дәрәҗәле Муса Җәлил турнирының җиңүчесе була. Кызганыч, көрәшчебезнең гомере генә бик кыска булды.

Шушы көннәрдә без тагын Бөрбаш авылына, үткән хатирәләрне яңартып, аның истәлегенә 18нче мәртәбә узучы бәйгегә җыйналдык. Үзенең дәрәҗәсе булган кебек, аның бәйгесе дә бик дәрәҗәле. Быелгы ярышыбызга да күршеләребез Кукмара, Саба, Арча, Әтнә районнарыннан, үзебезнең мәктәпләрдән 2010 елда һәм аннан соңгы елларда туган 122 бала җыйналган иде. Ут күршеләребезнең безне хөрмәт итеп килүләре зур бер сөенеч булса, икенче яктан, аларның килүләре безгә  зур сабак та булды. 11 үлчәү авырлыгында барган бәйгедә 2 генә чемпионлык титулын үзебездә калдыра алу безнең өчен тагын яшен сугу белән бер булды. Менә сиңа нәтиҗә... Югыйсә, инде бар көчебезне куеп эшлибез дә кебек. Эшчәнлегебез район җитәкчелегенең дә һәрдаим игътибарында. Татар көрәшенә бездәге кебек караш әле күп җирдә юктыр да. Шулай булмаса, килгән кунакларыбызның күңеле булып кайтып китмәсләр иде. Бик матур, оешкан төстә уза бит ярышларыбыз. Һәр бәйге саен кемнәрдер югарыдагылар тарафыннан бүләкләнә, җиңүчеләребез исә, күләмле акчалата бүләкләргә, зәвык белән эшләнгән медальләргә лаек була, барлык катнашучылар көнгә ике мәртәбә ашханәдә бушлай тукланып китәләр. Тагын инде ни кирәк?! Сорау арты сорау туа. Инде җиңүчеләребез белән танышып, сез дә берникадәр нәтиҗә ясарсыз дип уйлыйм.

24 кг.кадәр: Раяз Шакиров /Арча/, Даян Әхмәдуллин /Балтач/, Тимур Насыйбуллин /Кукмара/, Даут Аймасов /Бөрбаш/. 30 кг.да: Кәрим Мортазин /Кукмара/, Самир Ахунов, Әмир Әһлиуллин /икесе дә Арчадан/, Ранис Зарипов /Кукмара/. 33 кг.да: Арсений Дмитриев /Саба/, Инзил Габделбәров /Балтач/, Гадел Хөсәенов /Бөрбаш/, Раяз Минуллин /Арча/. 35 кг.да: Мәүлет Ибәтуллин /Кукмара/, Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Кәрим Нәҗипов /Кукмара/, Ильяс Нәбиев /Смәел/. 40 кг.да: Рәнис Газыймов /Әтнә/, Зәмир Хәсәншин /Саба/, Ильяс Вәлиев /Яңгул/, Глеб Гайсин /Кече Лызи/. 45 кг.да: Йосыф Ибраһимов /Кукмара/, Риназ Гарипов /Саба/, Ильяс Искәндәров /Арча/, Әхәт Әскәров /Арбор/. 50 кг.да: Инсаф Әхмәдуллин /Саба/, Ленар Егоров /Кукмара/, Рәмис Хәнәфиев /Саба/, Раил Шәрипов /Түнтәр/. 55 кг.да: Илназ Нигъмәтуллин /Саба/, Раил Мусин /Кукмара/, Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Раяз Галимов /Арча/. 60 кг.да: Алмаз Хәйретдинов /Балтач/, Нургиз Нәҗипов /Салавыч/, Рүзәл Нурисламов /Бөрбаш/. 65 кг.да: Рәсүл Гыймадиев /Бөрбаш/, Әнәс Мифтахов /Арбор/, Әсхәт Габделхәев /Балтач/, Динияр Мункабиров /Саба/. 70 кг.да: Фәнис Фәсхетдинов, Данияр Әхмәдиев /икесе дә Кукмарадан/, Тимур Әхмәтханов /Карадуган/, Рияз Заһидуллин /Салавыч/.

Ярышыбыз тәмам, ләкин алар дәвам итә. Киләсе очрашуыбыз 22 апрельдә Нормада – Татарстанның атказанган тренеры, РСФСРның спорт остасы Васыйл Гарифуллин истәлегенә узучы бәйгедә булачак.

 

Автор: Нурзада Сәмигуллин

Фото: Нурзада Самигуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш