Спорт

Саф һава — тәнгә дәва

17нче февраль көнне «СМУ микрорайоны» бозында гаиләләр арасында тимераякта шуу ярышлары узды.

Гаиләләр рәхәтләнеп үзара аралашты, төрле ярышларда катнашты, күңел ачты. Карарга килгән тимераякта шуучылар гаиләләр өчен җан аттылар һәм көчле алкышларын бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашучыларга Рәхмәт хатлары, бүләк-сертификат тапшырылды. Балаларның шатлыклы көлүеннән, дәртле музыкадан, җанатарларның көр тавышыннан мәйданчык гөрләп торды.

Фото интернет челтәреннән алынды.


250

Нет комментариев