Салавыч җирлегендә, вакытсыз, яшьләй арабыздан киткән Фәнил Сәйфетдинов истәлегенә хоккей ярышлары узды.
Дүрт команда катнашында узган ярышта салавычлылар - беренче, аланлылар - икенче, Пүскән командасы - өченче, Салавычның ветераннар командасы дүртенче урынны яулады. Иң яхшы сакчы булып Пүскән командасыннан Ильяс Галимуллин , иң яхшы капкачы булып Аланнан Илназ Тимербаев танылды. Иң яхшы һөҗүмче - мәрхмнең улы Фәнзил Сәйфетдинов. Ярышларны уздыруда "Татартсан" җәмгыяте, мәрхүмнең дуслары Илнур Хәбибуллинн белән Эңгел Мөхәммәтҗанов иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Нет комментариев